Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Урманга яшәү сулышы бүләк итәләр

Тәтеш районының урман тармагы предприятиесе Татарстанның алдынгылар бишлегенә керә.

(Тәтеш, 19 сентябрь, Тәтеш таңнары).Урман тармагы хезмәт­кәрләре якшәмбе көнне үзләренең һөнәри бәйрәмен билгеләп үтәчәк.

Тәтеш урманчылыгы урманчысы-җитәкчесе Ранил Рәхмәтуллин уртаклашканча, ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров күптән түгел безнең районда булган чакта, тармакның алгарышлы үсеше хакында тагын бер тапкыр билгеләп үткән.

–     Ранил Заһитович, коллектив урманны торгызу буенча нинди эшләр башкара?
–     Быелга нәтиҗә ясарга әле иртәрәк, ярты еллык буенча әйтәм – әлеге чаралар үткәрелгән  тулаем  мәйдан 55 гектарны тәшкил итте, чокыр-чакырларга үсентеләр утыртылды. Безнең питомник урман үсентеләренең потенциаль “доноры” булып тора. Узган елда имән чикләвегеннән беркайчан күрелмәгәнчә уңыш алынды, чәчүлек материалын утырткан вакытта да имән төп өлешне тәшкил иткән булып чыкты. Шулай ук токымлы агач-куаклар үстерәбез, алар аннары безнең шәһәр һәм авылларны матурлап торалар.

– Урман тере җан кебек, сак­лауга һәм яклауга  мохтаҗ. Бу юнәлештә нинди чаралар каралган?
–     Без урманны корткычлардан  һәм төрле чирләрдән саклау белән генә шөгыльләнмибез. Кешеләр дә зыян сала, алар урманнарда йөрү кагыйдәләрен үтәмиләр, аларның сакчыл булмавы кайчакларда төзәтә алмаслык нәтиҗәләргә китерә. Узган җәй эссе һава торышы белән аерылып торды, бу янгын чыгу куркынычын китереп чыгарды. Урманнарда янгыннарны сүндерү, урманнарны тәүлек әйләнәсе карап тору планы эшләнде, килешенде һәм расланды, күпьяклы профилактик эш тормышка ашырылды. Гәрчә урман фондына якын урыннарда үләннәр яну очраклары булды. Безнең хезмәткәрләрнең осталыгы ярдәмендә янгынны без туктата алуга ирештек.

– Сезнең коллектив – табигатьне саклау буенча төр­ле акцияләрдә катнаша, бел­гечләр шулай ук кешеләр арасында белем бирү һәм профилактик эшләр алып баралар. 
–     Без моны эшчәнлегебезнең мөһим өлеше дип саныйбыз. Урманга сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү максатында, аны саклау проблемаларына, яңадан җитештерүгә, арттыруга, экология хәлен яхшыртуга тәтешлеләрне җәлеп итү өчен табигатьне саклауның мөмкин булган барлык акцияләре уздырыла. Мисалга, “Хәтер бакчасы” халыкара акциясе кысаларында Тәтеш, Тархан һәм Кариле учас­токлары урманчылыкларында ике гектардан артык мәйданда  8800 нарат үсентесе утыртылды. Яшь тәтешлеләр белән эшләүгә зур игътибар бүлеп бирәбез, чөнки барлык тереклеккә дә сакчыл мөнәсәбәт балачактан башлана бит. Тәтеш урманчылыгында биш мәктәп урманчылыгы эшли. Балаларның урман эше зирәклеген теориядә һәм тәҗрибәдә актив өйрәнүенә без сөенәбез, Урюмның мәктәп урманчылыгы командасы ТРның мәктәп урманчылыгы слетларында берничә тапкыр уңышлы чыгыш ясады. Мәктәпкәчә яшьтәгеләрне дә җәлеп итәбез – безнең шефлык астында булган “Әкият” балалар бакчасы сабыйлары үзләренең педагоглары җитәкчелегендә шулай ук шәһәрне яшелләндерү белән кызыксынып шөгыльләнәләр, кошлар өчен җимлекләр ясап эләләр, “Мин урманны сайлыйм” акция­се кысаларында ике меңнән артык килограмм макулатура җыйдылар.

– Үзегезнең коллектив турында сөйләгезче.
– Урманчылыкта 27 кеше эшли, урман хуҗалыгында – 32. Аларның һәркайсы һөнәри сәләткә һәм күнекмәләргә ия, бу барлык коллективның хезмәтендә уңай нәтиҗә бирә. Без өлкән буыннарның традицияләрен дәвам итәбез, безнең ветераннар Ирфан Халитовка, Александра Соколовага, Низаметдин Гәрәевка һәм башкаларга тәҗрибә тапшырып калдырганнары һәм остаз булганнары өчен рәхмәт. Урманга, аның байлыкларына һәм анда яшәүчеләргә кайгыртучан мөнәсәбәт безнең коллектив өчен алыштыргысыз булып кала, ә бу безнең көндәлек хезмәтебез.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев