Тәтеш яңалыклары

Тәтеш районы "Тәтеш таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Уртак тел – уртак эш нигезе

Рания Гобәева, Алабирде авыл җирлеге башкарма комитеты сәркатибе:

–     Мин Алабирде авыл Советында сәркатип булып 2011 елдан эшли башладым. Элекке җирлек башлыгы Билал Нәбиуллович Гыймранов миңа әлеге вазифага килергә тәкъдим иткәч, башта кире кактым. Аннары авыл халкына хезмәт кую өчен ризалаштым. Безнең хезмәтебез күп төрле дисәм дә була. Аларны берәмтекләп исәпләп чыгу мөмкин түгел. Без авыл халкы белән бергәләп һәм уртак тел табып эшләргә тырышабыз. Әгәр кемнең дә булса борчулы мәсьәләләре килеп туса, аларны җирлек башлыгы Ринат Мөнир улы Җәләлиев  белән бергә хәл итәргә тырышабыз. Ә инде күңелле хәбәрләр булганда, чын күңелдән сөенәбез. Кыскасы, авыл көн саен безнең игътибар үзәгендә.
Шул ук вакытта гаиләне дә кайгыртырга кирәк бит әле. Ике кызыбыз үсеп килә, алар мәктәп укучылары инде. Аларны төрле чараларга, бәйрәмнәргә әзерләү дә безнең өчен мөһим. Ирем Әсхәт Миңзаһит улы Байраш авыл җирлеге башлыгы булып эшли. Икебез дә бер өлкәдә булгач, документ, кәгазь эшләре белән булган мәшәкатьләр буенча киңәш-табыш итәбез. Отчетларны элекке кебек ай саен түгел, өч айга бер ясыйбыз. Шулай да көндәлек хезмәтебезгә электрон почтага килгән хатларны кабул итү, аларга җавап бирү, бухгалтериягә килешүләр ясау һәм башка  бихисап эшләр керә. Эшемне яратам, чөнки туып-үскән авылымда үземә якын кешеләр белән дус булып бергә хезмәт куябыз. 

Фотоны Рания Гобәева тәкъдим итте
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев