Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Урып-җыю эшләре дәвам итә

    Район хуҗалыкларында урып-җыю эшләре дәвам итә.

    "Маяк" ҖЧҖ
    Биредә бөртеклеләр мәйданы 1100 гектар били, сишәмбедә көзге культуралар 420 гектарда җыеп алынган, уңыш гектардан 21 центнер тәшкил итә.
    Бу атнада нәкъ кызу урак өстендә хуҗалык лизинг буенча "Палессе" комбайны алган. Аңарда механизатор Алексей Ахтонов ярдәмчесе Владимир Ах­тонов белән 3 тонна бөртек суктырырга өлгергәннәр инде.
    "Узган уракта "Дон-1500"­дә эшләдем, - ди Алексей. - 1600 тонна суктырдым, һәм быел аны эшкә җентекләп әзерләдем, әлегә сынатмады".
    Владимир Тәтеш авыл ху­җалыгы техникумын тә­мамлаган, хәзер Казан аграр университетында укый. Аның сайлаган һө­нәре дә турыдан-туры ав­ыл хуҗалыгына бәйле, җаны-тәне белән дә ул - крестьян. "Улымның минем эшемне дәвам иттерүен телим, - ди ху­җалык җитәкчесе, өлкән Алексей Ахтонов. - Җирдә эшләсәң, югалмыйсың. Киләсе елда лизингка тагын бер комбайн алыр­га хыялланам, уракта һәр минут кадерле бит, өстәвенә ялланган техника кыйммәткә дә төшә".
    Комбайннар артыннан ук Альберт Гатауллин пресс-­җыйгыч белән саламны төргәкләп килә, көнгә - 185-200 данә.
    Көзге культуралар өчен, ул 400 гектар биләячәк, туфракны да вакытында әзерләп өлгерергә кирәк, бу эш белән тәҗрибәле механизатор Николай Трофимов шөгыльләнә.
    Бер үк вакытта, республика программасы нигезендә, 200 башка исәпләнгән мөгезле эре терлек фермасын үзгәртеп кору бара.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: