Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Урюм җирлегендә халык җыены булып узды

    Аңа алты авыл керә һәм аларда 1220 кеше гомер итә. Авылларның иң зурысы - Урюмда - 494, иң кечкенәсе Пищемарда 2 кеше генә яши. Узган ел җирлектә 7 бала туган, 27 кеше вафат булган.

    Авыл халкының пай һәм дәүләт җирләрен арендалап, биредә "Нива" ҖЧҖ, "С. М. Казаков" КФХ, "А. А. Кильганов" КФХ һәм башка авыл хуҗалыгы предприятиеләре терлекчелек һәм үсемлекчелек буенча эшчәнлек алып баралар. "Алар безнең җирлектә төп товар җитештерүчеләр, эш бирүчеләр һәм салым түләүчеләр саналалар", - дип билгеләп үтте Урюм җирлеге башлыгы Нина Гнусарькова.
    "Нива" ҖЧҖ җитәкчесе Анатолий Сумбаев әйтүенчә, уртача хезмәт хакы 10 мең сумга якын тәшкил иткән, әмма бу акчаны һәркем дә эшләп ала алмаган, яки теләмәгән. Кемнеңдер ул минималь хезмәт хакы күләмендә генә. "Мәсәлән, бер механизаторның айлык эш хакы 24 мең сум тәшкил итте, бу аның тырышлыгы нәтиҗәсе, чөнки ул чәчү башланганнан алып көзгә кадәр кырда булды", - дип аңлата Анатолий Тихонович.

    Халык үзенең шәхси ярдәмче хуҗалыгын алып бара - мөгезле эре терлекләр, дуңгызлар, кошлар, умарта кортлары тота. Күпләр читтән эш эзләргә мәҗбүрләр. Җәй көнне референдумда халык үзара салым буенча программада катнашырга карар кылган һәм, анда һәр сумга республика бюджетыннан 4 сум өстәлә, барлыгы 89 мең сум акча җыелган. Бу средство юлларны төзекләндерүгә, зиратларны тотып алуга, коелар казуга һәм ремонтлауга тотылачак.

    "Узган ел җиңелләрдән булмады, - дип билгеләп үтте "С. М. Казаков" КФХ җитәкчесе Сергей Казаков, - әмма хуҗалык алдына куелган бурыч үтәлде. Терлекчелек һәм балыкчылыкны үстерү өстендә эшләячәкбез, шуларга бәйле рәвештә эш урыннары да артыр дип өметләнәбез".

    Шуны да әйтергә кирәк, әлеге хуҗалыкның пай җирләре өчен түләү бәясе иң югары. Әгәр район буенча бер гектар җиргә предприятие уртача 350шәр сум түләсә, биредә авыл халкы 600әр сум ала.
    Халыкның мәшгульлек үзәгендә иң күп эшсезләр - 28 кеше алардан теркәлгән һәм бу җирлек проб­лемаларының берсе булып тора.

    "Язгы кыр эшләре башлангач, эшсезләр дә кими төшәр дип уйлыйм. Бу мәсьәлә өстендә, һәркемне эшкә урнаштырып бетерми торып, эшләүне дәвам итәчәкбез. Эшсезләр булмаска тиеш, - дип очрашуга йомгак ясады райбашкарма комитеты җитәкчесе Аркадий Семенычев. - Авыл хуҗалыгында эш бөтен кешегә җитәрлек, теләк кенә булсын".

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: