Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Ут эстафетасын күрделәр

    "Орленок" Бөтенроссия үзәгендә Татарстаннан килгән делегация арасында тәтешлеләр дә бар иде.

    "Батырлык" үсмерләр клубында шөгыльләнүче, Тәтештәге 1нче урта мәктәпнең 8нче В сыйныф укучысы Дарья Трифонова һәм өстәл теннисы буенча берничә тапкыр республика ярышлары һәм спартакиадалары призеры Ангелина Егорова бер ай бик матур "Стремительный" лагеренда яшәделәр. Төрле түгәрәкләрдә - журналистика, космонавтика, экология, "Компьютер дөньясы" - бик күп файдалы һәм кызыклы нәрсәләргә өйрәнгәннәр. Кызлар йөзү, теннис, баскетбол, волейбол һәм спортның башка төрләре белән шөгыльләнгәннәр, күп кенә чараларда актив катнашканнар. 6 февральдә, Олимпия Уты белән спортчылар "Орленок"ка килгәч, хис-тойгыларның, соклануларның иге-чиге булмый!

    Ангелина һәм Даша өйгә яңа белемнәр һәм тәэсирләр белән кайталар, ә иң мөһиме - алар Татарстанда гына түгел, Россиядә дә яңа дуслар тапканнар.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: