Тэтэш таннары
  • Рус Тат
  • Ут барсын да юк итә

    Узган ел районыбызда ике миллион сумнан артык­лык матди зыян китергән 30 янгын чыкты. Утта дүрт кеше һәлак булды.

    Торак йортларда янгын чыгу сәбәпләре түбәндәгечә: ут белән саксыз эш итү нәтиҗәсендә 8 очрак; электр җайланмаларыннан һәм көнкүрештәге электр приборларыннан файдалану һәм аларны көйләү кагыйдәләрен үтәмәү буенча - 6; янып китү, мич салу һәм аңардан файдалану кагыйдәләрен бозуның - 3; балаларның ут белән шаярулары аркасында - 1.

    Ут төртү очраклары да булгалый. 2013 елда районда шундый өч хәл күзәтелде. Белә торып милекне юк итүнең берсе буенча эчке эшләр министрлыгының Тәтеш муниципаль районының тикшерү бүлеге РФ Җинаятьләр Кодексының 167нче маддәсенең 2нче өлеше буенча җинаять эше кузгатты.

    Исегездә тотыгыз, янгынны сүндерүгә караганда булдырмый калуы җиңелрәк. Янгын куркынычсызлыгы нормалары һәм кагыйдәләренең элементар таләпләрен үтәгез һәм шул вакытта ут казасы сезнең йортыгызны читләтеп узар. Янгын часте телефоннары: 01, 2-51-92.

    Теги: пожар
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: