Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ут безнең битарафлыкка түзеп тормый

Республикада елның 20 көне эчендә 199 янгын сүндерелгән, 6 кеше зыян күргән, 20нең гомере өзелгән һәм 42се коткарып калынган.

(Тәтеш, 25 гыйнвар, “Тәтеш таңнары”). ТР буенча МЧС ДИнең Кама Тамагы һәм Тәтеш районнары буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләрнең районара күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге кисәтә: спиртлы эчемлекләр кулланмагыз, урын-җирдә, йорт һәм фатир эчендә беркайчан да тәмәке тартмагыз, аеруча да исерек хәлдә булганда; балаларны күзәтүсез калдырмагыз, аларга янгын куркынычсызлыгының гади кагыйдәләрен һәм ут-күз чыкканда үзләрен ничек тотарга, сабыйларны яна торган бинада качып утырырга түгел, ә чыгып китәргә кирәклегенә өйрәтегез; төзек булмаган һәм үз белдеклегең белән ясалган электр чыбыкларын, электр приборларын беркайчан да кулланмагыз, электр челтәренә кирәгеннән артык көчәнеш булдырмагыз, электр җы­лыткычларын файдаланганда саклык чаралары күрегез; көнкүрештәге электр приборларын, газ җайланмаларын кабызылган килеш, шулай ук яна торган мичне күзәтүсез калдырмагыз; фатирлар һәм йортларны газ плитәләре ярдәмендә җылытмагыз. 

“Янгын үзеннән-үзе килеп чыкмый, аның сәбәбе – кешеләрнең ваемсызлыгында һәм ут белән эш иткәндә битараф булуда, – дип белдерә районара бүлек начальнигы эчке хезмәтләр подполковнигы Илсур Камбиев. – Кеше исерек хәлдә булганда үзен тиешенчә тоту халәтен югалта һәм үзенең нишләгәнлеген белештерми, һәм өстәвенә башка кешенең гомере өчен бернинди җаваплылык та ­тоймый”. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев