Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Уяулык артык булмый

Террорга һәм экстремизмга каршы торуда җәмәгатьчелек һәм массакүләм мәгълүмат чаралары аерым роль уйныйлар.

Буада узган төбәк киңәшмәсендә сүз иҗтимагый советлар, хокук саклау органнары һәм массакүләм мәгълүмат чараларының үзара эшчәнлекләренең нәтиҗә­лелеген күтәрү турында барды. ТР Иҗтимагый палатасы әгъзасы, "ТАТМЕДИА" ААҖ генераль директоры киңәшчесе Владимир Шевчук аны массакүләм мәгълүмат чаралары, иҗтимагый совет һәм террорга каршы комиссия җитәкчеләре өчен уздырды. Хокук саклау органнары ничек кенә яхшы эшләсәләр дә, халык ярдәменнән башка андый куркыныч хәлне булдырмый калу мөмкин түгел. Ә уяулыкны ышандырырлык дәлилләр белән генә көчәйтергә була. Без хәтта үз тормышыбызга карата да битараф, башкалар турында әйтеп торасы да юк. Моны видеоролик ачык итеп күрсәтте: журналистлар террорчылар сыйфатында фатир арендаладылар, шунда зур-зур төргәк товарлар китерделәр, хәтта шартлаткыч җайланма элементлары - болтлар, гайкалар чәчтеләр, кешеләр күпләп йөри торган урында террорлык акты әзерләнелүе хакында кычкырып сөйләштеләр, әмма узып баручыларның берсе генә дә аларга игътибар итмәде.
Тормышта да шулай. Нигездә кешеләр хокук саклау органнарының террорга каршы ничек көрәшүләрен генә күзәтәләр. Буа районы прокуроры урынбасары Ришат Гыйззәтуллин һәм РФ Эчке эшләр министрлыгының Буа районы буенча бүлек начальнигы Айрат Хәнбиков террорны профилактикалау тәҗрибәсе һәм шул уңайдан үз фикерләре белән уртаклаштылар.

Семинарда катнашучылар җәмәгатьчелеккә, мәгариф учреждениеләренә яшьләр белән эшләүгә күбрәк игътибар бирергә кирәк дигән нәтиҗәгә килделәр. Шуны да әйтергә кирәк, террорчылар социаль челтәрдә аралашу өчен хәбәрләр киңлеген файдаланалар, шуңа да яшьләрне мәгълүматларны таный белергә өйрәтү бурычы куела. Моның өчен рес­публикада толерантлыкның укыту-методик үзәге булдырылган. Яшьләр барлык уку йортларында, мәдәни үзәкләрдә культурага өйрәнергә тиешләр.

Абруйлы кешеләр - җәмәгатьчелек, дин әһелләре, яшьләр җитәкчеләре, хокук саклау органнары хезмәткәрләре, массакүләм мәгълүмат мөнбәреннән файдаланып, бу эшкә кушыла алалар һәм тиешләр.

Нәтиҗә бер: безнең һәркайсыбыз бер-беребез хакында кайгыртып, милләтара татулыкта террорга һәм экстремизмга киртә куя ала, әмма шул ук вакытта таныш булмаган кешеләр белән очрашканда, алар белән аралашканда, үз-үзләрен тотышларына игътибар итеп, уяулык күрсәтү беркайчан да артык түгел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев