Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Уңыш әйбәт күренә

    "Содружество" ҖЧҖда шикәр чөгендере алуга керештеләр.


    Дмитрий Заседателев һәм Назыйм Җамалиев чиратлашып "Макстрон" чөгендер алу комбайнында эшлиләр, аның бункеры 20 тоннага кадәр сыйдырышлы.
    Тәүлегенә 25 гектар алалар, техника ягулык салганда һәм механизаторлар ашап-эчкән арада гына, ашны кырга китерәләр, туктап тора. Кичәге көнгә эш 240 гектарда башкарылган.
    Узган ел әлеге культураның уңышы хуҗалыкта гектардан 484 центнер тәшкил иткән, быел да югары булыр дип өметләнәләр. Тигез эре тамырлар моның шулай булачагын күрсәтә.
    Шушы көннәрдә чөгендерне Буа шикәр заводына озата башлая­чаклар.
    Директор урынбасары Әхмәт Галәтдинов хәбәр иткәнчә, быел чөгендергә чыгымнар былтыргыга караганда аз тотылган, бер гектарга 400 килограмм чамасы тук катнашмалары кертелгән, үсемлекләрне химик саклау чаралары өчен яхшы препаратлар кулланылган, игү технологиясе үтәлгән, чүп үләннәре дә күп булмаган, чөнки бу культурага кадәрге элгәр - көзге бодай аларны юк иткән.
    Хәзергә фирүзәдәй тигез басу өстендә бер генә комбайн эшли, ә октябрьдә, кирәге чыкса, башкалары кушылачак.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: