Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Уңыш елмайды!

Яшь тәтешле талантлы балаларның “Татарстанның мини Мисс – 2019” бәйгесендә катнашты.

(Тәтеш, 22 июнь, “Тәтеш таңнары, Мәдинә Ибәтуллина, автор фотосы). Районда үткәрелә торган чараларда актив катнашучы Ильвина Саматованың уңышлары турында без гәҗитебез битләрендә берничә тапкыр язган идек. Ул безнең чакыруны кабул итеп, әнисе һәм сыйныф җитәкчесе Диана Минаева белән редакция хезмәткәрләре янына кунакка килде.

Ильвинага 8 яшь, тумышы белән Бидәңгедән, Тәтештә яши һәм укый. Шәһәрдәге 2нче урта мәктәпне “Елның иң яхшы укучысы” дипломы белән тәмамлап, икенче сыйныфка күчте. Ягымлы кызчыкның “Йолдызлык” бәйгесендә конферансье тәҗрибәсе зур. Бәйгенең зона этабындагы “Конферансье” номинация­сендә 6 яшендә призлы урын яулады.

“Бик яшь булуга да карамастан, Ильвинаның казанышлары җыелган портфолиосы, ягъни папкасы, инде шактый саллы. Быелгы уку елында ул “Тукай укулары”, “Җәлил укулары” әдәби бәйгеләренең җиңүчесе булды”, – дип сөйли Диана Дамир кызы, – математика, тирә-як дөнья буенча республика  олимпиадаларында призер. Ильвина төрле яклап нык алга киткән бала, аның кызыксыну даирәсе киң”.

Ильвинаның мавыгуы, ачык­ланганча, чынлап та күп. Ул йөзү, вокал, хореог­рафия белән шөгыльләнә, шахмат, шашка, сәйлән белән үрү түгәрәкләренә йөри. Рәсем ясарга ярата, аның әйтүенчә, сәнгать мәктәбенә керергә уйлый. Әле тагын ул стилист булыр­га хыяллана. 

Ильвинаның иң яхшы ярдәмчесе һәм остазы, әлбәттә инде, әнисе. “Мин аны барлык башлангычларында хуп­лыйм. Теләсә нинди ата-ана кебек, баламның тормышта уңышка ирешүен, үзенең танылу алырлык һөнәрен табуын телим, – дип саный Бидәңге мәктәбендә 18 еллык эш стажы булган педагог Гүзәл Назыйл кызы. – Талант ачылу һәрбер балада да бар, иң мөһиме – сәләтне күреп алу һәм аны ачуга, үстерүгә ярдәм итү”.

Гүзәлләр һәм талантларның “Татарстанның мини Миссы – 2019” XVIII Респуб­лика бәйгесе финалында катнашу Ильвинаның тормышында зур вакыйга булган. “Мин күп нәрсәләр белдем, миңа бик ошады!” – дип сөйли яшь кунагыбыз. Көмеш таҗын күрсәтеп, өстәп куя: “Бәйгегә тагын барырга телим”.

“Бу зур мәктәп булды, анда без яңа белемнәр алдык, ул кызыбызны чыныктыр­ды, җиңүгә ихтыярын үстерде, – дип аңлата әнисе. – Ильвина – Тәтеш районын башкала сәхнәсендә уңышлы тәкъдим итеп, “Задоринка мини миссы” исемен алды”.

Баласы яраткан һөнәре белән шөгыльләнсен һәм уңышлы үссен өчен мөмкин булганның барысын да эшләгән ата-аналарның  мәхәббәте, кайгыртучанлыгы һәм ярдәме барлык бүләкләрдән дә кадерлерәк булуы бәхәссез. “Әни, миңа уңыш елмайды!” – бәхеттән балкыган кызыңның әлеге сүзләреннән дә шатлыклырак нәрсә була алсын инде?!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев