Тэтэш таннары
  • Рус Тат
  • Үз эшенең остасы

    Ир-атлар арасында бухгалтерлар сирәк. Шундыйларның берсе - "Парадиз" ҖЧҖда эшләүче Равил Шәмсетдинов.

    Юлымда очраклы гына очраган Равил абыйның шул белгечлектә эшләвен белгәч, аның белән сөйләшеп карау теләге туды. Әмма ул бик аз сүзле кеше булып чык­ты. Шулай да сораулар бирә торгач, берникадәр мәгълүмат алуга ирештем.

    Равил Шәмсетдинов Самра һәм Әхмәтгәрәй Шәмсетдиновларның олы уллары. Ул сигезенче сыйныфны тәмам­лагач, озак та уйлап тормыйча, Лаеш техникумына укырга керә. Диплом алгач, хезмәт юлын Апас районының "50 лет Татарии" колхозында башлап җибәрә. Берникадәр вакыттан соң яшь егетне Совет армиясе сафларына чакыралар. Ил алдындагы изге бурычын үтәгәч, туган авылы Үтәмешкә кайта һәм "Алга" колхозында бухгалтер булып эшли башлый. Булачак хатыны Гөлсинә апа белән дә шунда таныша. Бер ел сөйләшеп йөргәннән соң, 1982 елда яшьләр гаилә корып җибәрәләр. Икесе дә гомерләрен исәп-хисап эшенә багышлыйлар, хатыны - икътисадчы, ә үзе - бухгалтер. Ике бала тәрбияләп үстергәннәр, бүгенгесе көндә биш онык­лары белән юаналар. Олы кызлары - Казанда, ә кечесе Египетта яши. Җайлары чыккан саен кайтып йөриләр, ә җәй җиткәч әби-бабай йорты балаларның шат авазыннан гөрләп тора икән. Гөлсинә апа хәзер лаеклы ялда, өй мәшәкатьләре, каенанасын һәм әнисен тәрбия­ләү белән мәшгуль.

    - Хуҗалык елны табышлы тәмамлады. Җәй коры килсә дә, елына күрә иген уңышы уртача булды, халыкка да бөртек өләштек. 1975 елдан бирле гел бер белгечлек буенча эшлим. Үз хезмәтемне яратам, алай булмаса шул гомер эшләп тә булмас иде, биг­рәк тә икең бер җирдә, - диде, тыйнак кына елмаеп, Равил абый.

    ...Гомер дигәнең, агымсу кебек, ага да ага. Бактың исә, дүрт дистә елга якын вакыт узып та киткән. Шул еллар эчендә ул район, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек минис­трлыгының мактау грамоталары һәм Дипломнары белән бүләкләнә. Бүген Равил Әхмәтгәрәй улы үз эшенең остасы, тәҗрибәле белгеч, зур ихтирамга лаеклы, үзенең тырыш хезмәте, кешеләргә карата мөнәсәбәте белән абруй яулаган шәхес.

    Тормыш, хезмәт рәвеш­ләре үзгәрә, шуның белән бергә авыл хуҗалыгына заманча технологияләр, яңача эшләү алымнары килә. Кыскасы, район авылларыбыз яшәсен, алга барсын, кыр­ларыбызда күкрәп иген уңсын, халыкның эшләр эше, үзе теләп башкара торган шөгыле булсын. Аларның алга таба да өмет-ышанычлары сүрелмәсен иде.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: