Үзегезнең шәҗәрә турында сөйләгез
«Гаилә тарихында гасырлар кайтавазы – Без тарихта эзлебез» республика фестивалендә катнашу өчен гаризалар кабул ителә башлады.
Анда документлар белән расланган гаилә династияләре, шул исәптән Татарстан Республикасыннан һәм Россия Федерациясеннән читтә яшәүчеләр, Татарстан Республикасы территориясендә яшәгән (яки яшәүче) халыклар вәкилләре белән туганлык җепләре булган гаилә династияләре катнаша ала.
Юридик затлар, муниципаль берәмлекләр, мәгариф оешмалары, ТР Халыклары ассамблеясе вәкиллекләре һәм филиаллары катнашу өчен гаилә династияләрен тәкъдим итә алалар.
Муниципаль этапта җиңүчеләр дипломнар һәм акчалата призлар белән бүләкләнәләр: 1нче урын өчен – 50 мең сум, 2нче урын өчен – 40 мең сум, 3нче урын өчен – 30 мең сум.
Зональ этапта җиңүчеләр дипломнар һәм акчалата призлар белән бүләкләнәләр: 1нче урын өчен – 100 мең сум, 2нче урын өчен – 80 мең сум, 3нче урын өчен – 60 мең сум.
Республика этабында җиңүчеләр дипломнар һәм акчалата призлар белән бүләкләнәләр: 1нче урын өчен – 500 мең сум, 2нче урын өчен – 400 мең сум, 3нче урын өчен – 300 мең сум.
“Хезмәт династиясе”, “Гаилә традицияләренә ярдәм”, “Дөнья гаиләсе”, “Тамашачылар мәхәббәте призы” номинацияләрендә җиңүчеләр 200әр мең сум алачак.
Гаризалар 10 ноябрьгә кадәр кабул ителә. Документларны festival.ehovekov@tatar.ru электрон почтасына юлларга, почта аркылы җибәреп, яисә шәхсән тәкъдим итеп, түбәндәге адрес буенча тапшырырга мөмкин: 420107, ТР, Казан шәһәре, Яңа Комлы урамы, 44нче йорт. Белешмә өчен телефон: 8(84373) 25018.
Рәсемдә: Тимариннар гаиләсе
16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев