Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Узеңне һәм башкаларны ничек коткарырга

Янгыннар – ут белән саксыз эш итү, төзексезлек, шулай ук көнкүреш приборларыннан файдалану тәртибен бозу нәтиҗәсендә килеп чыга.

(Тәтеш, 17 сентябрь, «Тәтеш таңнары», Гузәл Сумочкина фотосы). Белгечләр янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәргә чакыра: электр челтәрендә кабызылган көнкүрештәге электр приборларын күзәтүчесез калдырмагыз; электр үткәргечләрнең төзеклеген тикшерегез,  җимерелгән электр приборларыннан, электр розеткаларыннан файдаланмагыз; электр приборларын завод-әзерләүчеләр күрсәтмәсе буенча инструкция таләпләренә тәңгәл китереп кулланыгыз; электр челтәре көчәнешен арттырып, бер электр розеткасына бер үк вакытта берничә электр приборы кабызмагыз; ачык ут чыганакларыннан (шәмнәр, шырпылар) файдаланырга кирәк булган очракта сак булыгыз.  

Янгын булганда йортта (фатирда) нәрсә эшләргә ярамый: янгын сүндерүчеләрне чакырмыйча, ут белән мөстәкыйль рәвештә  көрәшергә (әгәр сез берничә секунд эчендә ялкын телләрен юк итә алмыйсыз икән, ул таралып көчле янгын килеп чыгуга китерә); сулыш юлларын сак­лаучы әйбердән башка төтен тулган коридор аша яки баскыч аркылы чыгарга тырышып карарга (төтен бик агулы, кызу һава шулай ук үпкәләрне пешерергә мөмкин); өстәге каттан җәймә яисә бау ярдәмендә аска төшәргә (әгәр моның өчен бик нык зарурилык булмаса, чөнки махсус өйрәнүләрсез генә егылып төшү һәрвакытта диярлек котылгысыз). 

Кирәк: 01 яки 010 һәм 112 телефоннары (кәрәзле телефоннан) буенча янгын сагына хәбәр итәргә; балаларны һәм өлкәннәрне урамга чыгарырга; кул астындагы әйберләрдән файдаланып (су, кер порошогы, тыгыз тукыма, чәчәк чүлмәкләрендәге туфрак, янгын сүндергеч), мөстәкыйль рәвештә янгынны сүндереп карарга; электр тогыннан зарарлану куркынычы булганда электр энергиясен өзәргә. Исегездән чыгармагыз, тиз кабынучан сыеклыкларны су белән сүндерү нәтиҗәсез. Янгын сүндергеч, җир, ком, юеш чүпрәктән файдалану барыннан да яхшырак (кабынган очкынны томаларга).

Янгын вакытында кислород агымын киметү өчен тәрәзәләрне һәм ишек­ләрне ачудан тыелу зарур. Әгәр фатирны көчле төтен капласа һәм ут телләрен үз көчең белән юк итү мөмкин булмаса, үз артыңнан ишекне тыгыз ябып, фатирдан кичекмәстән чыгып китәргә кирәк. Бик көчле төтенгә күмелгән бас­кыч аша фатирдан эвакуацияләнү мөмкинлеге булмаганда фатирга кире кайтыгыз, әгәр мөмкин булса тышкы ишекне юеш тукыма белән тыгызлагыз, балкон һәм балкон баскычларына чыгу юлыннан файдаланыгыз, һәм узып-китеп йөрүчеләрнең, янгын сүндерүчеләрнең игътибарын үзегезгә юнәлтегез. Янгын сүндерү подразделение­ләренә очрашу оештырыгыз, янгын чыккан урынны күрсәтегез. Янгын вакытында көтелмәгән эвакуация очрагында үзегезне, янгын була калса дип, милкегезне алдан ук иминиятләштерер­гә һәм документларны, акчагызны гаиләгезнең һәр әгъзасына билгеле булган бер урында сакларга киңәш итәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев