Бөтендөнья эшмәкәрлек атнасы кысаларында ТР Икътисад министрлыгы һәм эшмәкәрлеккә булышлык Үзәге инициативасы буенча өйрәнү-семинар үткәрелде.
Анда катнашучылар - студент яшьләр, эшкуарлар һәм җирлек башлыклары - бер-бер артлы күрсәтмәләр ала барып, үз бизнесыңны ничек оештыру, башлангыч капиталны кайдан табудан башлап, табыш алу һәм бүлү механизмына кадәр белделәр.
- 13 мең сум аласыгыз киләме? - дигән сорау бирде яшьләр аудиториясенә эшмәкәрлеккә булышлык Үзәге вәкиле Азат Исмәгыйлев. Бу хәзерге буын өчен аз булып чыкты.
- Ул чакта сезгә бизнеска юл ачык.
Чараның тәҗрибәле модернаторы шулай аудитория белән элемтә урнаштырды. Райбашкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Евгений Курков өйрәнү-семинарда катнашучыларны сәламләде. Ул районда эшмәкәрлек эшчәнлеге, аның икътисадында кече һәм урта бизнесның өлеше һәм якын киләчәктә яңа производстволар ачу турында җентекле һәм аңлаешлы итеп сөйләде.
Гамәлдәге һәм булачак эшкуарлар эшмәкәрлекне үстерүнең эшләп килүче республика программалары, "эшмәкәрлек фабрикасы" проекты турында күп кенә яңа һәм кызыклы нәрсәләр белделәр, шулай ук бер хакыйкатьне - бөтен килеп туган шартларда кешене белем генә коткаруын үзләштерделәр. "Сөйләргә, күрсәтергә һәм өйрәтергә" - семинар куйган максатына иреште, һич югы, яшьләр ничек уңышлы эш итү хакында уйландылар.
Нет комментариев