Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Узган атнада Тәтештә ниләр булган

Районда җиде урлашу булган, шуның бишесе ачылган.

12 октябрьдә Монастырский авыл җирлегеннән гариза кергән. Авыл Советының элекке бинасыннан "Эталон" мотопомпасы югалган. Зыян 17 мең сум тәшкил итә. Җинаять эше кузгатылган.
13 октябрьдә тәтешле өеннән кәрәзле телефон, почмаклы шомарту машинкасы һәм кадак суыргыч югалу факты буенча хәбәр итә. Зыян 1 мең 500 сум дип бәяләнә.
Тәтешле 14 октябрьдә Көньяк микрорайондагы йорт каршында торган ВАЗ-2104 машинасыннан билгесез кешенең аккумулятор һәм автомагнитола панелен урлавын хәбәр итә. Шикле кеше бар.
15 октябрь төнендә Олы Шәмәк авылында яшәүче берәү өч электр двигательсез кала, китерелгән зыян унбер мең сум тәшкил итә. Җинаять эше кузгатылган.
17 октябрь төнендә билгесез кешеләр Көньяк мик­рорайонда "Магнит" кибетенең сәүдә залына керергә тырышалар. Оператив эзләү вакытында шикле кеше ачыкланган.
Шул ук көнне 15 сәгатьтә Олы Тархан кибетеннән 2 мең сумлык әйбер урлана.
18 октябрьдә "Заһидуллин" КФХның Баймәт авылы янындагы басуыннан 24 төргәк печән югала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X