Узган шимбәдә шәһәрдә Урман утырту көне булып узды
Әлеге файдалы эштә - үз агачын утыртуда - теләге булган һәркем катнаша алды. Чөнки утыртылган һәр агач - шәһәрдә уңайлы экологик шартлар тудыруга бер адым.
Яшь үсентеләрне нигездә Җиңү паркына утырттылар. "Бүген биредә 400 төп миләш, тирәк, өянке утыртылачак, - дип хәбәр итте акция башланганчы Тәтеш урманчылыгы җитәкчесе урынбасары Вадим Халитов, - тагын 50се шәһәр оешмалары һәм предприятиеләре янәшәсендә урын алачак".
Яшелләндерүдә шәһәр мәктәпләре укучылары, иҗтимагый совет, район ветераннар советы, яшьләр оешмалары әгъзалары, территориаль иҗтимагый үзидарә җитәкчеләре актив катнаштылар.
Балалар да өлкәннәрдән калышмадылар, берсе чокыр казыса, икенчесе аңа яшь үсентеләрне саклык белән утыртты, өченчеләре исә якында гына торган мичкәдән чиләкләп су китерделәр. Һәр җирдә бердәмлек тантана итте. "Үсентеләр ныгып үсеп китсеннәр өчен, аларны башта казыкка бәйләргә кирәк", - дигән киңәш тә ишетелде.
Бу көнне бик күп тәтешлеләрнең агач утыртырга теләүләре сөенечле, әлбәттә. Барсы да матур гына үсеп китсеннәр, дип телисе генә кала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев