Тәтеш яңалыклары

Тәтеш районы "Тәтеш таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Узган ялларда районда өч янгын булды

Янгында зарарланучылар һәм һәлак ­булучылар юк.

(Тәтеш, 28 февраль, «Тәтеш таңнары»). Узган ялларда районда өч янгын булды. Янгында зарарланучылар һәм һәлак ­булучылар юк.

2021 елның 20 февралендә төнлә белән бердәм диспетчер хезмәтенә Кадыштагы йортларның берсендә абзар-кура януы турындагы хәбәр килеп ирешкән. 2021 елның 22 февралендә көндез Лаптевкада шәхси йорт һәм каралтылар янган. Киртәледә 2021 елның 23 февралендә төш вакытында кибеттә янгын чыккан. Янгын сүндерү бригадалары бик тиз эшкә алынганнар, зарарланучылар юк. ­Янгын чыгуның сәбәпләре ачыклана.

“Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен ­бозмагыз, аларның таләпләрен үтәгез! Гадәти нор­маларның таләпләренә җавапсыз карау, битарафлык янгын чыгуга еш кына сәбәпче булып тора. Бу, үз торагыңны төзүгә озак еллар хезмәт куелуга, өйгә мал-мөлкәт сатып алуга карамастан. Һәм санаулы минутлар эчендә барлык милек көлгә әйләнә”, – дип мөрәҗәгать итәләр районда яшәүчеләргә районның янгын күзәтчелеге белгечләре. 
Янгын часте телефоннары: 01, 112, 2-51-92.   
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев