Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Вакытында әзерләү мөһим

    "Новая заря" ҖЧҖда азык җитештерү мәсьәләләре тикшерелде.

    Тәтеш муниципаль район башлыгы Валерий Чершинцев һәм райбашкарма комитеты җитәкчесе Аркадий Семенычев катнашындагы семинарга авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, хуҗалык белгечләре чакырылган иде.

    Авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Евгений Курков бер шартлы малга 24,9 центнер тупас һәм сусыл азык әзерләү бурычын куйды. Районда күпьеллык үләннәрнең 9980 гектар биләвен билгеләп үтте. Норма буенча, бер шартлы малга 0,9 гектар исәбеннән, күпьеллык үләннәр 7 мең гектардан аз гына күбрәк кирәк, әмма барлык мәйданнарның 3 мең гектарга якынын сөрелергә тиешле картайган үләннәр били.

    Авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы урынбасары Николай Кудряшов семинар-киңәшмәдә катнашучыларны эшләрнең торышы белән таныштырды. Күпчелек хуҗалык басуларында дару үләннәре үсә, алар тиешле массаны җыя алмыйлар һәм алардан уңыш та юк. Андый басулар чабылырга, үләне җыелырга һәм 15 июньгә кадәр сөрелергә тиеш.

    Азык җитештерүчеләр алдына 2-3 июльгә кадәр судан розасыннан, кәҗә үләненнән печән әзерләү бурычы куелды. Кәҗә үләнен чабуга керешкән "Содружество" ҖЧҖ мисал итеп китерелде. Хуҗалыклар басуларындагы күпьеллык үлән үрнәкләре стендка куелган иде. Мәсәлән, кәҗә үләне инде чәчәк аткан, аның биеклеге 70 сантиметр­га җиткән, кылчыксыз кындырак себеркәчләнгән һәм аны чабарга вакыт, ә менә люцерна белән эспарцет әлегә тиешле массаны тупламаган, әмма якындагы 3-5 көндә чабарлык булачак.

    Хуҗалык җитәкчесе Илһам Хисамов хуҗалык планнары турында сөйләде. Күпьеллык культуралар 1 мең гектар били, берьеллыклар - 200, кукуруз - 78 һәм арыш 100 гектарда чәчелгән. Азык утары тәртипкә китерелгән, территориясе тотып алынган. Сенаж чокыры чистартылган, агартылган һәм яңа азыкны кабул итүгә әзер. Хуҗалыкта 680 баш терлек бар. Аларны уңышлы кышлату өчен бер шартлы малга 35 центнер азык берәмлеге әзерләргә кирәк (3218 тонна сенаж, 740 тонна печән, 808 тонна салам, 880 тонна концентрат). Азык җыю техникасы (20 берәмлеккә якын) тулысынча әзерләп, технологик мәйданчыкка куелган.

    Семинарда катнашучылар белгечләрдән хезмәткә түләү, техника куркынычсызлыгы турында файдалы мәгълүматлар алдылар, шулай ук дару үләннәре (аларга Тәтеш җире аеруча бай) белән таныштылар.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: