Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Вакытыннан алда түләнә

Районда 2020 елның апрель ае өчен пенсияләр, пособиеләр һәм социаль түләүләр вакытыннан алда бирелә, дип хәбәр итә Тәтеш районының пенсия фонды идарәсе.

(Тәтеш, 8 апрель, «Тәтеш таңнары»). Түләүләр, пенсияләр, китерү графигында  билгеләнгән көннән алда, 1нән 15 апрельгә кадәр бирелә, шуңа күрә, пенсияләрен хат ташучылар аркылы алучы гражданнарның пенсия ала торган адрес буенча өйдә булулары сорала.

Пенсияләрен кредит учреждениеләре аша алучыларга 2020 елның 9 апрелендә шәхси счетларына күчә.

Сугыш инвалидларына һәм катнашучыларга, Бөек Ватан сугышында катнашкан һәлак
булучыларның толларына, тыл эшчәннәренә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы
уңаеннан бер тапкыр бирелә торган түләү, үзгәртелгән график нигезендә, пенсия белән бергә бирелә.

Күрсәтелгән түләүләр кредит учреждениеләренә 2020 елның 6 апрелендә күчерелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев