Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ватан Геройлары көненә багышланган тантаналы митинг узды

Байраш мәктәбеннән хәбәрләр

(Тәтеш, 11 декабрь, "Тәтеш таңнары).  9 декабрь көнне,  Байраш төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары һәм укытучылары,  Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашларга куелган һәйкәл янында,  Ватан Геройлары көненә багышланган тантаналы митинг үткәрделәр.

Әлеге истәлекле дата 2007 елдан бирле билгеләп үтелә һәм императрица Екатерина II идарәсе чорының күренекле вакыйгасына –Изге Георгий Победоносец ордены гамәлгә куюга багышлана.

Хәзерге вакытта ил Советлар Союзы Геройларын, Изге Георгий ордены һәм Дан ордены кавалерларын, Социалистик Хезмәт Геройларын, Россия Федерациясе Геройларын хөрмәтли.

Россия-күп җәфа чигүче ил, аның өлешенә күп кайгы килде.

Хәзерге вакытта яшәүче кешеләргә хөрмәт күрсәтү һәм һәлак булучыларның истәлеген олылау-иң беренче чиратта бу яшь буын өчен мөһим.

Бөек Ватан сугышында һәлак булган барлык Ватаныбыз геройларны бер минут тынлык белән искә алдылар. Митинг гирляндалар салу белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев