Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ветераннарның халык хорына – 35

Наталья Понедельникова җитәкчелегендәге Тәтеш ягы музее хезмәткәрләре хор җырлау осталарына юбилейлары уңаеннан “җәйге каникуллар” алдыннан искиткеч бүләк әзерләгән.

(Тәтеш, 13 июнь, “Тәтеш таңнары”, Алинә НУРИЕВА ). “Тәтеш җиренең ядкарьләрен сак­лаучылар чын күңелдән тырышкан. Дворян Молоствовлар утары үз ишекләрен ачты, – дип сөйли хезмәт ветераннарының халык хоры җитәкчесе Маргарита Адайкина. – Без биредә беренче тапкыр гына түгел, шулай да экскурсияне алып баручы Надежда Ильинаның сөйләгәннәрен, утар хуҗабикәсе Елизавета Молоствованың илаһи шигырьләрен һәм романсларын башкарган Ольга Макарова, Юлия Давыдованы, рус йортының кунакчыл хуҗабикәсе Кристина Угарованы сокланып һәм зур кызыксыну белән тыңладык. Безгә ысланган балык, Нина Киселеваның гаҗәеп тәмле пироглары белән сый-нигъмәтле табын әзерләделәр.

Чал Идел өстендә туган якны ярату, игелекле кешеләргә рәхмәт белдерү, тынычлык, сәламәтлек һәм зур үсешләр теләге турындагы халык җырлары күп еллар элек булгандай яңгырады!”

Әлеге 35нче юбилейлы сезонда хор бик яхшы итеп эшләде – искә алырлык һәм горурланырлык нәрсәләр бар. Тәтешлеләрнең “Россия, мин сине яратам!” дигән концерт программасы белән чыгышларны шәһәрдәге 1нче, 2нче  урта мәктәп укучылары, “Миләшкәй” балалар бакчасы сабыйлары, авыл хуҗалыгы техникумы студентлары, Олы Шәмәк авылындагы интернат-йорт  ветераннары көчле алкышлар белән каршылады. Җырчыларыбызның йөрәкләрендә ташып торган игелек һәм яктылык хисләренең барысын да яшь буынга тапшыру теләге пат­риотлыкта беркемне дә битараф калдырмый. 

“Без тиешле бурычны башкарып, хор яшьләрне ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләү миссиясен үти һәм халык хоры исемен лаеклы йөртә дип әйтә алабыз”, – диделәр ветераннар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев