Тәтеш яңалыклары

Тәтеш районы "Тәтеш таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Ветеринар почмагы

Тәтеш районы дәүләт ветеринария берләшмәсе начальнигы Ирек Садриев хәбәр иткәнчә, күрше төбәкләрдә авыл хуҗалыгы хайваннары арасында бруцеллез чире очраклары ешайган.

(Тәтеш, 14 гыйнвар, «Тәтеш таннары», Мария Храмова). “Бруцеллез – хроник төргә әйләнә торган көчле йогышлы-аллергик, кешегә дә күчәргә мөмкин булган инфекцияле чир, – ди Ирек Әдип улы. - Бруцеллезны китереп чыгаручы вирус әйләнә-тирә мохиткә йогынты ясау үзлегенә ия. Сарыклар, кәҗәләр, мөгезле эре терлек, дуңгызлар кешегә бруцеллез инфекциясен йоктыручылар булып торалар.

Кешенең бруцеллез белән зарарлану юллары төрледән-төрле: үзара бәйләнешләр, һава-тамчы юлы, авыру терлекләрдән алынган һәм тиешле термик эшкәртү узмаган продуктлар куллану. Чир бизгәк, кан тамырлары, нерв һәм башка системаларның, еш кына терәк-хәрәкәт аппараты зарарлану белән күзәтелә. Аның кискен, дәвалау нәтиҗәле булган чорында бруцеллез нинди дә булса билгеләрсез уза, ә дәвалау булмаганда, хроник төргә күчә, һәм ул, гадәттә, инвалидлыкка китерә. 

Ветеринария белгечләре тарафыннан тик­ше­релмәгән хайваннар һәм авыру терлекләре булган хуҗалар, зарарлы авыл хуҗалыгы продуктларын кулланып, үз сәламәтлекләрен генә куркыныч астына куеп калмыйлар, ә кешеләр өчен дә хәвеф-хәтәргә әвереләләр, чөнки алар бруцеллезны мал-туарга гына түгел, кешеләргә дә йоктыралар. Терлекләрдә бруцеллезны дәвалау тирәнтен өйрәнелмәгән. Алга киткән хуҗалыкларда җаваплы белгечләр аны профилактикалау өчен терлекләрнең баш санын, төркемнәргә аеруны, малларны кайтару һәм чыгару торышын даими тикшереп ­торалар”.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев