ВИЧка кайчан тикшерелергә кирәк
ВИЧны бүгенге көндә кешелекнең иң җитди чирләренең берсе дип санарга мөмкин.
(Тәтеш, 15 август, "Тәтеш таңнары"). Кешенең иммунодефицит вирусы организмны саклаучысыз диярлек калдырып, иммун күзәнәкләренә һөҗүм итә.
Инфекцияле кеше үзен озак вакытлар сәламәт итеп хис итә. Йоктырган мизгелдән алып, канда ВИЧка антитәнчекләр барлыгын билгеләп булганчыга кадәр, ике атнадан бер елга чаклы вакыт узарга мөмкин.
ВИЧка тикшерүне кайчан үтәргә?
Саклану чараларыннан башка җенси мөнәсәбәттә булганнан соң, кайнатылмаган энәләр һәм шприцлар куллангач, ВИЧ-инфекцияле кешенең каны эләккәннән соң.
Чир йоктыру ихтималына шикләнү булганда канны 1 айдан соң, 3, 6 һәм 12 айдан кабат тапшырырга киңәш ителә.
ВИЧ-инфекцияле булып та дәваланмаган һәм иммуннары кимегән кешеләр Covid-19 буенча куркынычлар төркеменә керә. Аларның организмдагы саклану эшчәнлеге кимегән, коронавирус инфекциясе гомер өчен куркыныч рәвештә, өзлегүләр белән дәвам итәргә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев