Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Вирустан ничек сакланырга?

Көзге айларда без еш авырыйбыз. Ел фасылын, һава торышы шартларын, көн яктылыгының озынлыгын һәм хәтта туклану төрләнешен алыштыру – барысы да безнең үз-үзебезне ничек хис итүгә йогынты ясый, елның суык вакытындагы вирус инфекцияләре безгә искәрмәстән “эләгергә” мөмкин.

(Тәтеш, 24 сентябрь, "Тәтеш таңнары"). Район гәҗите хәбәрчеләре укучыларыбыздан вируслы чирләрдән ничек саклану кирәклеге турындагы сорауларны җыйды һәм, аларны белгечләргә юллап, аваплар алды.

–     Чирләрне профилактикалау максатларында ­укучыларга сез нәрсәләр киңәш итәрсез?
Бакырчы урта мәктәбе директоры Фәһим Сәлимҗанов:
–     Көн саен температураны үлчәргә. Мәктәпкә барыр алдыннан портфельгә антисептик салфеткалар куярга онытмадыгызмы икәнлеген тикшерергә кирәк. Алар кулларны, шулай ук дәрес башланыр алдыннан эш урыннарын, компьютер “мышка”сын, клавиатураны эшкәртүдә куллану өчен кирәк. Тән температурасын көн саен үлчәгез. Төчкергәндә борын һәм авызны бер тапкыр кулланыла торган салфетка яисә терсәк белән томалагыз. Тукланыр алдыннан кулларны юарга онытмагыз. Туалетка һәрбер барган саен, ашаганчы һәм аннан соң, физкультура дәресеннән чыккач, кулларны яхшылап юарга кирәк.

–     Алтмыш һәм аннан да өлкәнрәк яшьтәгеләр өчен сезнең күрсәтмәләрегез нинди?
Районның халыкны социаль яклау бүлеге начальнигы Ольга Колсанова:
–     Үзеңнең сәламәтлекне сакларга кирәк! 60 яшьтән өлкән кешеләр куркыныч янау төркеменә керүчеләр ­булып санала, авырган вакытта сәламәтлеккә тәэсир итә торган өзлегүләр булуы ихтимал. Чирле кешедән инфекция якын элемтә булганда күчә. Авыручы төчкергәндә яки йөткергәндә аның авызындагы һәм борынындагы лайла тамчылары сулый торган һавага, сез кагыла торган әйберләргә һәм өслекләргә эләгә. Шуңа да җәмәгать урыннарында сирәк булыгыз, битлек киегез, хәтта кибетләрдәге төргәкләргә кагылганнан соң, ризыклар әзерләр алдыннан кулларны сабынлап яхшы итеп юыгыз. Юылмаган кул белән биткә, күзләргә, авызга, борынга кагылмагыз – алайса сез вирус йоктырырга мөмкинсез. Якын кешеләрегездән азык-төлек сатып алып кайтуларын яки коммуналь хезмәтләргә түләүләрен сорагыз. Җәмәгать урыннарында йөртә торган әйберләрегезне: телефон, сумка һәм башкаларны дымлы антисептик салфетка белән сөртегез. Йөткергәндә яки төчкергәндә авызны һәм борынны бер тапкыр кулланыла торган кәгазь салфетка белән томалагыз, кулланганнан соң аны ыргытыгыз. Хәлсезлек булган очракта поликлиникага бармагыз, табибны өйгә чакыртыгыз.    
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев