Тәтеш яңалыклары

Тәтеш районы "Тәтеш таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Владимир Путин балалар пособиеләрен пропискага бәйләмәскә рөхсәт итте

Дәүләт Думасы спикеры билгеләп үткәнчә, кабул ителгән закон "балалы гаиләләргә үзләренә тиешле акчалата түләүләр алырга ярдәм итәчәк".

(Казан, 2 май, "Татар-информ"). Россия Президенты Владимир Путин фактик яшәү урыны буенча беренче яки икенче бала тудырган яки уллыкка алган өчен түләү билгеләү турындагы законга кул куйды. Бу документ хокукый мәгълүматның рәсми порталында басылып чыкты.

  • Гамәлдәге законнар нигезендә, түләү билгеләү турында гариза граждан тарафыннан яшәү урыны буенча гына бирелергә мөмкин.

Закон проектына аңлатма язуында хәбәр ителгәнчә, закон түләү билгеләү турында гариза граждан шулай ук Россия Федерациясендә булу яки фактик яшәү урыны буенча да бирелергә мөмкин. Түләү алучылар яшәү урынын үзгәртү яки фактик яшәү урынын илнең тиешле башкарма хакимияте органнарына хәбәр итәргә тиеш дип билгели.

Икенче бала тууга яки уллыкка алынуга бәйле рәвештә түләүләр алган вакытта гражданнар социаль яклау төбәк органнары яки Россия Пенсия фондының территориаль органнарына хәбәр ителергә тиеш, дип аныклана. Айлык түләү билгеләү турында мәгълүмат социаль тәэмин итүнең бердәм дәүләт мәгълүмат системасында урнаштырылачак.

 

 

 https://tatar-inform.tatar/news/2019/05/02/185624/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев