Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Вокал-соло” янә иң танылган номинация булды

Район мәдәният йортында “Йолдызлык-2021” XXI Ачык республика телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестиваленең район этабы финалы булды.

(Тәтеш, 5 март, «Тәтеш таңнары»).  Финал алдыннан сайлап алу туры оештырылды, ул Тәтеш районындагы авыл җирлекләрендә узды.

Балалар бакчалары сабыйлары, мәктәп укучылары, студентлар “Вокал-соло”, “Вокаль ансамбльләр”, “Конферанс”, “Хореография” номинацияләрендә  үзләренең концерт номерларын тәкъдим иттеләр. 
– Авыл җирлекләреннән килгән балаларның әзерлек дәрәҗәсе быел шактый яхшы булуы сөендерә. Ни аяныч, фестивальдә катнашучылар быел азрак булды, ләкин без моны катлаулы эпидемиологик хәл белән бәйлибез. “Вокал-соло” номинациясе күп еллардан бирле инде иң киң танылганы булып тора. Билгеләп үтәргә кирәк, безнең районда талантлы балалар бик күп, һәм педагогларның төп бурычы – аларның сәләтен ача белү. Мин аларга репертуарны җитди һәм җентекле итеп уйларга киңәш итәр идем. Балаларга кызык­лы, заманча авторларның, аларның яшенә туры килә торган әсәрләрне сайларга кирәк, ә киң таралган “өлкәннәр” җырларын башкарырга түгел, – дип сөйләде жюри рәисе Тамара Яшукова.
“Йолдызлык-2021” фестиваленең район этабында финалга чыгучылар гала-концертта катнашачак. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев