Хәбәриткеч янгын чыгу турында тавыш бирә
Гади җайланма гомерне һәм милекне коткарып калырга ярдәм итәчәк.
Янгын чыгуны автоном хәбәриткеч – ул хәбәр итү өчен кирәкле булган барлык компонентлар берләштерелгән аэрозольле матдәләр һәм материаллар концентрациясе дәрәҗәсенә реакция ясый торган махсус җайланма, аның корпусында автоном тәэмин итү чыганагы һәм янгынны ачыклау, аның турында турыдан-туры хәбәр итү өчен кирәкле барлык компонентлар берләштерелгән.
– Бүгенге көндә янгын хәбәриткеч кешеләрнең ут-күздә гомерләре өзелүне кисәтү буенча иң нәтиҗәле чараларның берсе булып тора, – дип билгеләп үтә Кама Тамагы һәм Тәтеш районнары буенча дәүләт янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре. – Янгын чыгуны автоном хәбәриткеч янгын чыкканда ук төтенгә тәэсир итәргә һәм тавыш сигналы белән халыкны янгын чыгу куркынычы турында вакытында кисәтергә сәләтле. Хәбәриткечнең тавышы һәм ешлыгы шундый көчле, ул хәтта каты йоклаган кешене дә уятырга мөмкин. Түшәмгә автомат хәбәриткеч урнаштыру махсус янгын сигнализациясе линияләре тоташтыруны һәм өстәмә җиһазлар куллануны таләп итми. Бары тик батареяларны елга бер тапкырдан да сирәк очракта алыштырырга һәм вакыт-вакыт оптик-электрон датчиклы камераны тузан суырткыч белән өрдерергә кирәк.
Дәүләт янгын күзәтчелеге белгечләре янгын хәбәриткечләрне файдалану кагыйдәләренең шактый гади булуына игътибар бирә. Үз торагыңда мондый прибор урнаштырып, милекне генә түгел, үз гомереңне дә саклап калырга мөмкин.
фото: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев