“Хезмәт ветераны” исеменә кем дәгъва итә ала?
Берьюлы берничә укучыбыздан “Хезмәт ветераны” исеменә кем дәгъва итә алуы һәм аны ничек алырга икән, дигән сорау килде.
ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Тәтеш районындагы социаль яклау бүлеге начальнигы Ольга Колсанова җавап бирә:
– “Ветераннар турында”гы федераль закон нигезендә “Хезмәт ветераны” исеме бирелә:
1) СССР яисә Россия Федерациясе орденнары яисә медальләре белән бүләкләнгән, яки СССРның яисә Россия Федерациясенең мактаулы исемнәренә лаек булган, яки Россия Федерациясе Президентының Мактау грамоталары белән бүләкләнгән яисә Россия Федерациясе Президенты Рәхмәтенә лаек булган, яки эштәге (хезмәттәге) казанышлары һәм эшчәнлекнең тиешле өлкәсендә (икътисад тармагында) кимендә 15 ел дәвамында эшләгән (хезмәт иткән) өчен ведомство медальләре белән бүләкләнгән һәм пенсия билгеләү өчен хезмәт (иминият) стажы булган затларга, календарь хисабында тиешле еллар эшләгәнгә пенсия билгеләү өчен ир-атларга кимендә 25 ел һәм хатын-кызлар өчен 20 ел яки тиешле еллар хезмәт кую кирәк;
2) Бөек Ватан сугышы елларында балигълык яшенә җитмәгән килеш хезмәт эшчәнлеген башлаган һәм ирләр өчен кимендә 40 ел һәм хатын-кызлар өчен кимендә 35 ел хезмәт (иминият) стажы булган затларга.
“Хезмәт ветераны” исемен алу хокукын бирә торган ведомство карамагындагы медальләр федераль башкарма хакимият органнары, башка федераль дәүләт органнары, дәүләт корпорацияләре тарафыннан гамәлгә куелган һәм алар белән бүләкләү күрсәтелгән органнар тарафыннан билгеләнгән тәртиптә гамәлгә ашырылган хезмәттәге (службадагы) казанышлар һәм эшчәнлекнең тиешле өлкәсендә (икътисад тармагында) кимендә 15 ел дәвамында эшләгән (хезмәт куйган) өчен ведомство бүләкләре булучыларны күз уңында тота.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев