Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Я мин аны ЗАГСка, яки ул мине Интернетка...

    Хәзер кияү белән кәләшнең шундый сайлау мөмкинлеге бар.

    Татарстан Дәүләт хезмәтләре порталында никах­ларны теркәүгә гариза би­­рүнең яңа хезмәтләре кертелде. Әгәр элек порталдан файдаланучылар никахны теркәүгә алдан гариза биреп, шуннан соң үз карарларын ЗАГСта расласалар, хәзер анда килеп торуның кирәге юк.
    "Бүгеннән хезмәт тулысынча электронлы, - дип аңлата райбашкарма комитетының ЗАГС бүлеге начальнигы Лариса Дианова. - Әгәр файдаланучының электронлы имзасы бар икән, ЗАГСка килмәскә дә була. Аны өйдән чыкмый гына алырга да мөмкин. Моның өчен РФ дәүләт хезмәтләре (gosuslugi.ru) Бердәм порталында теркәлергә, тиешле мәгълүматларны тутырырга гына кирәк. РФ Дәүләт хезмәтләре Порталыннан логин һәм пароль гади электрон имза булып санала.
    Гариза бирү өчен кияүгә яки кәләшкә РФ Дәүләт хезмәтләре Порталыннан логин һәм пароль ярдәмендә Татарстан Дәүләт хезмәтләре порталында теркәлергә һәм үзеңә тиешле гаризаны тутырырга кирәк. Шуннан соң гариза өстәмәләр кертү өчен икенче гариза бирүченең Шәхси кабинетына җибәрелә. Ике якның килешүеннән, дәүләт пошлинасы түләгәннән соң гариза ЗАГСның сайланган бүлегенә юллана. Икенче көнне кияү һәм кәләш җавапны үзләренең Шәхси кабинетларында күрәчәкләр".
    ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре билгеләп үткәнчә, моңарчы булган эш алымы да гамәлдә. Гариза бирү өчен элеккечә ЗАГСка килергә мөмкин.
    Ә бәлки бусы кызыклырактыр да, чөнки искә төшереп: "Без яшь чакта әниең белән ЗАГСка барып гариза биргән идек..." - дип, балаларга сөйләргә була.
    Гашыйк булыгыз, өйләнешегез һәм тормыштан ямь табып яшәгез. Элеккечәме, портал ашамы... бары тик ике йөрәк мәхәббәтеннән балалар гына тусын да, гаилә бәхетле булсын.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: