Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Яңа ел белән, тәтешлеләр!

    Хөрмәтле Тәтеш районы халкы һәм кунаклар!

    2015 ел китеп бара, әмма ул алып килгән тәҗрибәләр, казанышлар һәм җиңүләр безнең белән кала.
    Әлеге бәйрәмне без дулкынланып көтәбез, уй-планнар корабыз, бер-беребезгә бүләкләр бирешәбез, гаиләбез, туганнарыбыз һәм дусларыбыз белән Яңа елны каршы алуның матур традициясенә сөенәбез. Шәфкатьлелек, игътибарлылык һәм юмартлылык безнең күңелләребезне җылыта, аны якты ниятләргә һәм игелекле эшләргә рухландыра, якты киләчәккә ышаныч тудыра. Һәрберебез гаиләбезнең җитешлеге хакында уйлый, туганнарыбызга һәм якыннарыбызга бәхет тели. Узып баручы елда безне сөендергән бөтен гамәлләр яңа елда да, һичшиксез, үзенең дәвамын табар. Безнең киләчәгебез районның һәр кешесенең тырышлыгына, уңышлы эшенә, гомуми нәтиҗәләр белән кызыксынучанлыгына бәйле.
    Һәркемгә көндәлек иҗади хезмәте, инициативасы һәм үз районы язмышы хакында кайгыртучанлыгы өчен олы ихтирамымны һәм рәхмәтемне белдерәм. Туасы елда безгә шактый бурычларны бергәләп хәл итәргә туры киләчәк, һәм безнең һәркайсыбыз никадәр нәтиҗәле, иҗади эшләсә, 2016 ел да шундый булачак. Шулай булгач, без үзебезнең, балаларыбызның, районыбызның чәчәк атуы хакына билгеләнгәннәрнең барсын да үтәргә һәм тормышка ашырырга тиеш. Игелеклелек, үзара хөрмәт һәм ихтирам күбрәк булган саен, без дә шулкадәр ышанычлы һәм көчле булачакбыз, димәк, һичшиксез уңышка ирешәчәкбез.
    Йортларыгызда һәрвакыт татулык, тынычлык хөкем сөрсен, ә бәйрәмчә кәеф ел буе дәвам итсен! Бәхетле булыгыз! Яңа ел белән!
    Тәтеш муниципаль районы башлыгы Рәмис Сафиуллов

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: