Яңа ел бәйрәме программаларын планлаштыруга кыскача анализ ясадылар
Эшлекле дүшәмбе
(Тәтеш, 4 декабрь, "Тәтеш таңнары).Район активы киңәшмәсендә район Советы һәм башкарма комитетының узган атнадагы эшенә нәтиҗә ясадылар; оператив хәл турындагы мәгълүматны тыңладылар. Район башлыгы Рәмис Сафиуллов районның авыл хуҗалыгындагы хәлләргә; инвалидлар ункөнлегендә чаралар әзерләү һәм уздыруга; Яңа ел бәйрәме программаларын планлаштыруга кыскача анализ ясады. Рәмис Хатыйп улы шулай ук катнашучыларның игътибарын районда яшәүчеләрнең сорауларын вакытында карау һәм аңа йогынты ясау кирәклегенә юнәлтте. “Безнең гражданнарның мөрәҗәгате тиз арада хәл ителергә тиеш”, – диде район башлыгы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев