Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яңа вакыт – яңа таләпләр

Кешеләр тормышына һәм сәламәтлегенә куркыныч тудыручы һәртөрле гадәттән тыш хәлләр кичектергесез ярдәм хезмәтләреннән аеруча да тиз, төгәл карарлар кабул итүне һәм бердәм эшләүне таләп итә.

Табигый бәла-казаларның, техногенлы аварияләрнең еш күзәтелүе һәм башка гадәттән тыш хәлләргә бәйле рәвештә шуларны булдырмау яки аларның нәтиҗәләрен бетерү буенча дәүләт структуралары һәм органнарының киң колачлы эш итә белү сәләтләренә дә таләпләр арта бара.
Зур булмаган янгыннар, йөрәк өянәге, газ исе - болар дәүләт кү­ләмендә гадәттән тыш хәлләр саналмаска мөмкин, әмма һәр аерым кеше өчен ул тиешле службаларның кичекмәстән катнашуын таләп итә. Игътибар бирү, хәвеф-хәтәрнең яки гадәттән тыш хәлләрнең килеп чыгуын бетерү вакытын киметү, шулай ук җәлеп ителгән көчләрнең һәм средстволарның үзара нәтиҗәле эшчәнлеген көчәйтү максатларында 2012 елның 1 гыйнварыннан районда Бердәм дежур диспетчерлык хезмәте (БДДХ) эшли.

БДДХның контакт телефоннары: 2-50-01, 2-51-92;
кәрәзле: МТС, Мегафон - 010; ­
Билайн - 001.
Бердәм телефон - 112.
Хәзерге вакытта БДДХда сменалап биш кеше хезмәт итә. Алар гражданнардан төрле проблемалар - янгыннар яки ут чыгу, ашыгыч медицина ярдәме һәм полиция чакырту, юлларны чистарту, торак пунктларны яктырту, яшәеш өчен мөһим системалардагы аварияләр, юл-транспорт фаҗигаләре, транспорт средстволарын эвакуацияләү зарурлыгы һәм башкалар буенча шалтырату-гаризалар кабул итәләр, аларны анализлыйлар һәм башкару өчен тиешле хезмәтләргә юллыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев