Тэтэш таннары
  • Рус Тат
  • Яшь аларга комачау түгел

    Өлкәннәр арасында шашка һәм шахмат буенча ярышлар тәмамланды.

    Интеллектуаль уеннарда көч сынашырга яратучан кешеләр килделәр, аларга олы яшьтә булулары да комачауламады. Шахмат мәктәбе директоры Александр Самаркин хатын-кызларны аерым билгеләп үтте, алар районның күп кенә чараларында катнашулары, ветераннар хорында җырлаулары өстенә, шашка уйнарга да теләп риза булганнар. "Алтмыш биш ел уйнаганым юк инде, гаеп итмәссез", - дип барсын да гаҗәпкә калдырды Анас­тасия Миронова. Әмма хатын-кызлар әйбәт уйнадылар. Александр Самаркин әйтүенчә, әгәр алар белән азрак шөгыльләнсәң, республика ярышларында да катнаша алырлыклары бар. Мондый үзара бәйгеләрдә "дуслык җиңде" дип язу гадәткә кергән. Әмма шулай да җиңүче билгеләнде - ул Ольга Хуртина. Валентина Галимова - икенче, ә Нина Халикова өченче призер булды. Ирләр арасында Виктор Гордеев җиңү шатлыгын кичерде, ә Геннадий Солдаткин һәм Владимир Бичуков икенче һәм өченче урыннарны алдылар. Мәктәп директоры Александр Самаркин уенчылар өчен чәй өстәле оештырган иде, ә менә шахмат уенында бер дә кунакчыллык күрсәтмәде - ул беренче. Алексей Беляков икенче булды, ярышта катнашучыларның иң өлкәне - Нигъмәтҗан Галиев - өченче урында.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: