Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ягымлы һәм тыйраклар

Редакциябезгә район авылларыннан хис-кичерешләрне белдергән матур эчтәлектәге хәбәрләр килеп тора.

(Тәтеш, 28 ноябрь, "Тәтеш таңнары).   Шуның берсен гәҗит укучыларга да тәкъдим итәбез, аны Баймәттән юллаганнар.

“Без төрле чаралар булганда Зур Әтрәчкә еш барабыз.  Биредә чараларны, бәйрәмнәрне, йолаларны бөтен халык бердәм булып оештырып, күркәм һәм шул ук вакытта күңелле дә итеп зурлап билгеләп үтә. Авыл кешеләренең ягымлы, кунакчыл, тыйрак булуына сокланып туя алмыйбыз. Анда әле тагын Казаннан,Тәтештән, тирә-як авыллардан да бик күп кеше җыела: җанга үтеп керерлек вәгазьләр, тормышта кирәкле шактый гыйбрәтләр тыңлап кайтабыз. Андагы хатын-кызлар зур хезмәт куеп, мул табын хәстәрен дә күрә. Һәр килгән кешене олылап каршы алалар, сый-хөрмәт күрсәтәләр. Боларның барысын да оештырган һәркемгә ихтирам сүзләрен җиткерәсе  килә. Иминлектә яшәсеннәр, уңышлар юлдаш булсын иде һәрбарчасына. Алар тарихта үз урынын алган Әтрәч исемен горур йөртеп, тирә-юнь авылларда гомер кичерүчеләргә, райондашларга үрнәк булып яши”, – дип яза Баймәт халкы исеменнән Дания Вәлиева белән Наилә Заһидуллина.   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев