Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Якшәмбе – район Сабан туе

Район башлыгы Рәмис Сафиуллов районда яшәүчеләрне һәм кунак­ларны тәбрик итә.

Борынгы һәм һәрчак яшь калучы әлеге бәйрәм гореф-гадәтләрнең бай булуын, кешеләрнең муллыгын, кунакчыллыгын күрсәтә. Ул күңеллелеге, төрле спорт ярышлары белән яшен-картын берләштерә, туганлык һәм гаиләдәге татулыкны ныгытуга, милләтләрне, төрле диндәге кешеләрне, мәдәният күперен, безнең район халкы арасында игелекле күршелек мөнәсәбәтләрен сакларга ярдәм итә.
Халык тантаналарының иң яхшы барлык сыйфатларын үзенә җыеп: җыр-биюләр, йолалар, гореф-гадәтләрне чагылдырган Сабан туе халкыбызның үткәннәрен һәм киләчәген бәйләүче җеп булып тора.
Хезмәтләре һәм районны үстерүгә керткән бәя биреп бетергесез ярдәмнәре, ярату һәм туган якка тугрылыклы булганнары өчен тәтешлеләргә ихлас рәхмәт сүзләре белдереп, Рәмис Хатыйп улы һәркемгә сәламәтлек, тынычлык һәм җитешлек тели.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X