Якшәмбедә төзүчеләр үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр
Николай Сергеев - тәтешлеләргә таныш исем. "Надежда" ҖЧҖның игелекле эшләр исемлеге, ул аңа инде егерме ел җитәкчелек итә, шактый саллы: ветераннар өчен 3 йорт, Федоровкада, Богдашкинода мәктәпләр, авыл мәдәният йортлары файдалануга тапшырылган, Олы Тархан мәктәбе капиталь ремонтланган, барсын да санап бетерерлек түгел. Башка күп кенә биналар һәм объектлар ремонтланган, элекке...
Фирма үзенең абруен югары йөртә, шуңа да һәрвакыт заказлар белән тәэмин ителгән. "Надежда"да районыбызның төрле милләт вәкилләре дус һәм бердәм эшлиләр. "Строительная Слава" Мактау билгесе белән бүләкләнгән, тәҗрибәле эшкуар Николай Сергеев толерантлыкны сүздә түгел, ә эшләре белән раслый. Ике гасырдан артык тарихы булган иске чиркәүне торгызу белән сигез елдан артык шөгыльләнә. Әлеге игелекле эштәге тырышлыгы һәм үҗәтлеге өчен Николай Николаевич Мәскәүнең III дәрәҗә Изге Даниил орденына лаек була.
Чиркәү һәм мәчеткә булышу, Иоковода кәшәнә салу һәм зиратны әйләндереп алу, чишмәләрне төзекләндерү, төрле чараларга, ятимнәргә, мохтаҗларга һәм картларга хәйрия ярдәме күрсәтү - "Алтын йөрәкле кеше" Дипломы белән бүләкләнүченең көндәлек гамәле.
Соңгы елларда аның иганәчелек ярдәме 20 миллион сумнан артык тәшкил иткән.
- Бәлки, шуңа да компаниянең эшләре гөрләп барадыр, - дип фикерләре белән уртаклашты Николай Николаевич. - Мин эшлексезләргә түгел, ә мохтаҗларга, инвалидларга булышам. Һәр сум өчен калтырап торуны күз алдына да китерә алмыйм. "Без бу дөньяда кунак кына..." - дип, ул Омар Хәйям сүзләрен китерде. - Булган байлыгыбызны үзебез белән алып китә алмыйбыз. Бездән соң матур эшләребез генә калырга тиеш.
- Андрей Дементьевның шигырьләре Омар Хәйям робагыйларына, романтика һәм философия... төзүче логикасына һәм төгәл исәбенә ничек туры килә?
- Бик бай китапханәбез бар, классиканы, хәзерге заман авторлары әсәрләрен укырга яратам, ә Хәйям шигырьләре үзеннән-үзе хәтердә сеңеп кала.
Бүген ул һәрнәрсәдә язмыш кушуын күрә.
- Кем булып кына эшләмәдем! - дип дәвам итә Николай Николаевич. - Студент чагында төзүче күнекмәләрен үзләштердем.
Районның баш ветврачы булып эшләгәндә хезмәткәрләре өчен йорт төзелешләрен тәкъдим иткән, еллар узып, "Надежда" исәбендә ирекле акчалар барлыкка килгәч, компаниядәге эшчеләр һәм хезмәткәрләргә тораклар салган.
Ул үзенең нәсел шәҗәрәсен җиде буынга кадәр белә. Бабаларын исемнәре белән искә ала, ә аларның фоторәсемнәрен кәрәзле телефонына керткән: җитди ирләрнең аз гына кырыс йөзләреннән аларның хезмәт кешеләре булуы күренеп тора.
- Киңәш сорап һәрвакыт бабай белән әби янына килдем. Бабам олы җанлы һәм эш сөючән иде: ишегалды тутырып мал-туар асрады, умарталар тотты, урындыклар ясады, кәрҗиннәр үрде, - дип искә ала Николай Николаевич. - Эзләнергә, бар итәргә өйрәтте, гаиләдә башкалар хисабына яшәүче булмады. Хәйләләмәскә, алдашмаска, ә намуслы хезмәт итәргә - аның максаты шундый иде.
- Ә сезнең?
- Тормышны яратам. Кешеләргә шатлык китерү өчен төзим, булдыра алганча ярдәм итәм, һәм, бу дөньяда яшәвем юкка түгел дип уйлыйм. Өстәлдәге түгәрәк тәлинкә, кисәкнең зурысын сайлама, барыбызга да тигез, дип бабайның кашыгы белән маңгайга китереп сугуы әле дә күз алдымда.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев