Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Якын һәм ерак чит илләрдән

    Агымдагы елның 9 аенда вакытлыча районга килгән 133 чит ил гражданы килү урыны буенча миграция учетына куелган.

    Узган елның шул чоры белән чагыштырганда аларның саны кимегән. Килүчеләрнең иң күбе Үзбәкстан гражданнары (48 кеше), шулай ук Украинадан (31, шуларның 29ы - илдәге вакыйгаларга бәйле рәвештә).

    Ерак чит илләрдән 13 кеше килгән. Алар - Германиядән, АКШтан, Израильдән, Грузиядән, Бөекбританиядән һәм Төркиядән.

    Гаризалардан күренгәнчә, ТР буенча Россия Федераль миграция хезмәте Идарәсенең Тәтеш районындагы территориаль пункты на­чальнигы Вера Зубова хәбәр иткәнчә, шәхси визит белән 88 чит ил гражданы килгән, эшкә урнашу максатыннан - 29, туризм буенча - 11.

    Шушы вакыт эчендә 30 чит ил гражданы исәптән төшерелгән (яшәү урыны буенча - 9, килү урыны буенча - 21).

    Вакытлыча рөхсәт белән якындагы чит илләрдән 30 граждан яши, шул исәптән Таҗикстаннан (9), Украинадан (6), Үзбәкстаннан һәм Кыргызстаннан (5әр), паспорт, тору кәгазе белән - 23 чит ил гражданины.

    Чит ил гражданнарының һәм гражданлыгы булмаган затларның күпчелеге, дип хәбәр итте Вера Зубова, Тәтештә һәм Олы Тарханда яши.

    Быел 4 кеше Россия гражданлыгы алган.

    Шуны да әйтергә кирәк, районга җәлеп ителгән чит илләрнең эшче көчләре җирлек хезмәт базарына, шулай ук җинаятьле хәлләргә дә сизелерлек йогынты ясамый.
    ТР буенча Россия Федераль миграция хезмәте Идарәсенең Тәтеш районындагы территориаль пун­к­ты хезмәткәрләре Россия Эчке эшләр министрлыгының Тәтеш район бү­леге һәм прокуратура органы хез­мәткәрләре белән берлектә миграция законын бозу факт­ларын ачыклау буенча чаралар үткәрәләр.

    Миграция өлкәсендәге законнарны үтәмәгән өчен административ хокук бозулар турында 35 беркетмә тутырылган. Барлыгы 93 мең сумлык штраф салынган, шуның 62 меңе түләтелгән. Россия Федерациясенә керү кагыйдәләрен яки биредә булу режимын бозган өчен чит ил гражданнарына 40 мең сум күләмендә штраф салынган (36 меңе түләтелгән). Андый бозулар саны кими төшкән.
    Чит ил гражданнарының һәм гражданлыгы булмаган затларның рөх­сәт документларыннан башка РФда хезмәт эшчәнлеге алып баруларына карата беркетмәләр тутыру да контрольлек итүче органнар эше нәтиҗәсенә әйләнгән.

    Тәтеш район суды тарафыннан Азәр­байҗан республикасының ике гражданинына 2шәр мең сум штраф салу һәм аларны Россия­дән сөрү турында карар чыгарылган. Чит ил гражданнарын законсыз эшкә җәлеп иткән өчен эш бирүчеләргә биш беркетмә тутырылган, шулардан дүрт физик зат һәм оешманың бер җаваплы заты админис­тратив җаваплылыкка тартылган һәм аларга 25 мең сум күләмендә штраф салынган.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: