Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Яман гадәтләр янгыннар килеп чыгуга һәм анда кешеләр гомере өзелүгә сәбәпче булган

    Татарстан Республикасында янгын вакытында кешеләр үлеменең артуы теркәлгән.

    (Тәтеш, 27 ноябрь, “Тәтеш таңнары”).  

    2020 елның ноябрь башына янгында 124 кешенең ­гомере өзелгән.
    Үлем-җитемнең сәбәпләре:
    –     ут белән саксыз эш итү – 80 кеше;
    –     электр җайланмаларын һәм көнкүрештәге электр приборларын файдалану кагыйдәләрен бозу – 27 кеше үлгән;
    –     төзек булмаган җайланмалар, мичләр һәм төтен юллыкларының төзексезлеге – 8 кеше;
    –     газ җайланмасын файдалану кагыйдәләрен бозу – 2 кеше; шулай ук балаларның ут белән шаяруы; газ белән эретеп ябыштыру эшләрен башкарганда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу.
    Елның салкын айлары җиткәндә электр җайланмаларын көйләү һәм файдалану кагыйдәләрен бозу белән бәйле янгын чыгу очраклары ешая.
    “Исерек кешеләр гаебе белән 78 янгын чыккан. Сәрхүш хәлдә булу 82 кешенең гомере өзелүгә китергән. Тәмәке тартканда ут белән саксыз эш итү шулай ук янгыннар чыгуга һәм кешеләрнең үлеменә сәбәпче булып тора”, – дип хәбәр итә Кама Тамагы һәм Тәтеш районнары буенча янгын күзәтчелегенең өлкән инспекторы эчке хезмәтләр ­капитаны Денис Сафиуллин.   

    АШЫГЫЧ ЧАКЫРУ ТЕ ЛЕФОННАРЫ
    Шәһәрнекеннән/кәрәзле телефоннан
    Янгын сүндерүчеләр һәм коткаручыларның бердәм телефоны 0 1 / 1 0 1
    Полиция 0 2 /102
    Ашыгыч ярдәм 0 3 / 103

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: