Тэтеш таңнары
  • Рус Тат
  • Яңа программа әзерләнә

    Район башлыгы Мөхәррәм Ибәтов районда коррупциягә каршылык күрсәтү буенча совет утырышын уздырды.

    Район башлыгы урынбасары Александр Дубровский коррупциягә каршылык күрсәтү район программасы проекты белән таныштырды, аның нигезен алдагы елларның эш тәҗрибәләре тәшкил итә. Анда оештыру, норматив-хокукый тәэмин итү, коррупциягә каршы тәрбияләү чаралары, халык өчен муниципаль хакимият эш­чәнлегенең ачыклыгын булдыру, коррупциягә каршылык күрсәтү буенча хокук саклау органнары эше яктыртылган. Программа проекты Тәтеш муниципаль районы сайтында урнаштырылган, аны тикшерү барышында халык арасында сораштыру үткәрелгән. Коррупция­гә каршылык күрсәтүче совет 2012-2014 елларга проект программасын Тәтеш муниципаль район Советына тикшерүгә чыгару турында карар кабул итте.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: