Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яңалыклар белән – һәр йортка

Галина Клементьева шәһәрнең Көньяк микрорайонындагы 780 фатирга хезмәт күрсәтә.

Барсы да гади генә башлана: 14 ел элек эш эзләп йөргәндә почтага керә һәм икенче көнне үк эшкә чыга. Аңа ерак участок - Людоговкадагы элекке өйрәнү хуҗалыгы эләгә, аннары - Төньяк микрорайон, хәзер Көньякта хезмәт күрсәтә. "Төньякта да, көньякта да булдым", - дип шаярта Галина.

Иң мөһиме, дип саный ул, - кешеләргә ияләштем. Газета-журнал алдыручыларның һәркайсын таныйм, аларның күпчелеге пенсионерлар, нигездә район газетасын алдыручылар. Нәкъ менә аны тараткан көнне хат ташучының сумкасы аеруча авыр - 9 килограммга якын.
Язмабыз герое сүзләренә караганда, эшнең авырлыгы шунда - сәламәтлеккә генә түгел, ә кеше тормышына куркыныч тудыручы сукбай этләрнең күплегендә. Күпкатлы йортларда почта әрҗәләрен беренче катка куйсалар әйбәт булыр иде, чөнки авыр сумкаңны күтәреп дүртенче катка кадәр менүе җиңел түгел. Анда яшәүчеләр бу очракта үз хат ташучыларына ярдәм итә алалар. Кышын Энергетиклар урамы үтеп йөрерлек булмый, йорт хуҗалары хат ташучыга юлларны үзләре чистарталар. Ә менә урамнарны яктыртуның яхшыруы аны сөендерә.
Шәһәрнең китерелгән поч­таны эшкәртү үзәге начальнигы Ольга Куранова сүзләренә караганда, Галина Михайловнаның участогы өчен аның күңе­ле тыныч, чөнки ул бик тә җаваплы һәм подпис­ка буенча җиткерелгән планнарны һәрвакыт үтәп бара. Аның өчен "булдыра алмыйм" дигән төшенчә юк, һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер. Әгәр хезмәттәшләреннән берәрсе чирләп китсә, әбүнәчеләр газеталарсыз һәм пенсиясез калмаячак, ул шул участокка да хезмәт күрсәтә. Коллективта аны ачык йөзле, ярдәмчел, һәркем белән уртак тел таба белгәне өчен яраталар. Гаиләсендә дә бар да әйбәт. Ире Александр белән ике егет үстергәннәр: Валерий КДТУда укый, Дмитрий армиядә хезмәт итә. Галина үзе дә тормышыннан канәгать. "Ил-көннәр тыныч булсын, барсы да шулай үз көенә барсын, туганнар һәм якыннар сәламәт булсыннар", - ди ул.
Шушы атнада Галина Михайловна туган көнен билгеләп үтте, редакция коллективы аңа бәхет һәм сәламәтлек, район газетасы буенча планын тизрәк үтәвен тели.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X