Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Янгын сүндерүчеләрдә кызу эш чоры

    Яңа ел бәйрәмнәре - бергәләшеп күңел ачар, ял кичәләре үткәрер чак. Аларны оештыру һәм үткәрү вакытында янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен катгый үтәгәндә генә Яңа елны күтәренке кәеф белән каршыларга мөмкин.

    Ә моның өчен ике чыгу юлы белән тәэмин ителгән, проектлау нормалары таләпләренә җавап биргән, тәрәзәләрендә рәшәткәләре һәм этажара түшәмәләре янып китүчән биналарда икенче каттан да югары булмаган бүлмәләрдән генә файдаланырга рөхсәт ителә. Иллюминацияләр электр җайланмаларын урнаштыру кагыйдәләре нигезендә башкарылырга тиеш. Электр яктырткычлары челтәрләрен көчәнешне киметүче трансформатордан башка кулланганда, чыршыга эленә торган гирляндалардагы лампочкалар бер сүнеп, бер кабынып тора торган 12 вольтка кадәрле генә булырга һәм аларның куәте 25 ваттан артмаска тиеш. Төзексезлек булганда аны кичекмәстән токтан өзәргә кирәк.

    Дугалы прожекторлар, шәмнәр, шартлаткычлар куллану, фейерверклар һәм янгын куркынычы тудыручы башка яктырткычлардан файдалану; балаларга тиз янып китә торган материалдан тегелгән костюмнар кидерү; рәт араларындагы чыгу юлын тарайту һәм анда өстәмә утыргычлар кую тыела.

    Сәхнәдә һәм залларда чаралар үткәргәндә дежур торулар оештырырга кирәк. Чаралар үткәрелә торган урыннарны беренчел ут сүндерү средстволары белән тәэмин итү зарур. Хезмәт күрсәтүче персоналның, электр сүнгән очракта, фонарьлары булыр­га тиеш.

    Ут чыккан очракта, беренче эш итеп "01" телефонына шалтыратырга кирәк. Янгын сүндерүчеләр сезне бәладә калдырмаслар. Бәйрәм көннәрендә кичектергесез барлык службалар да билгеләнгән режимда эшлиләр.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: