Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Янгыннардан саклау өчен

Тәтеш районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең "Тәтеш балкышы" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре белән берлектә, әлеге бүлек карамагында булган социаль яктан тотрыксыз гаиләләрнең торакларына профилактик тикшерү үткәрелде.

Уналты гаиләдә булдык. Җылыту мичләренең һәм электр үткәргечләренең торышына аерым игътибар бирдек.

Изоляциясе булмаган яки вакытлыча электр үткәргечләрдән, шулай ук аварияләрне бетерү һәм башка вакытлыча эшләрне башкару өчен кирәкле озынайткычлардан файдалану очраклары ачыкланды. Җылылык саклагыч җайланмалары булмаган үтүкләрне, электр плитәләрен, электр чәйнекләрен кулланучылар да бар. Мичләрдән файдалану кагыйдәләрен бозу очраклары да күзәтелә.


Андыйларга янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозу очракларын бетерү буенча күрсәтмәләр бирелде, аңлату эшләре үткәрелде.
Ут чыкмасын өчен һәркемгә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен һәм нормаларын үтәү мөһимлеген истә тотарга кирәк.
Янгын часте телефоннары: 01, 2-51-92.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев