Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Янгын бернәрсәне аямый Тәтеш районында 2020 елда 33 янгын чыккан

Районда янгыннардан килгән зыян 4 миллион сумнан артык тәшкил итә, әмма узган елдагы иң фаҗигале күренеш – ул биш кешенең үлеме.

(Тәтеш, 20 гыйнвар, “Тәтеш таңнары”).  Янгын бернәрсәне аямый Тәтеш районында 2020 елда 33 янгын чыккан.

Районда янгыннардан килгән зыян 4 миллион сумнан артык тәшкил итә, әмма узган елдагы иң фаҗигале күренеш – ул биш кешенең үлеме.

Белгечләр мәгълүматлары буенча, районның торак фондында янгыннар чыгуның иң төп сәбәпләре: ут белән саксыз эш итү; электр җайланмаларын һәм көнкүрештәге электр приборларын урнаштыру, файдалану кагыйдәләрен бозу; җылыту мичләрен урнаштыру һәм файдалану кагыйдәләрен бозу. Ут төртү очраклары да бар, алар өчәү теркәлгән. 

“Янгыннар белән булган мондый хәлләр гражданнарның янгын куркынычсызлыгының гади таләпләрен үтәмәү һәм янгын чыкканда ничек эш итәргә кирәклеген белмәү аркасында килеп чыга, – дип билгеләп үтте ТР буенча МЧС ДИнең Кама Тамагы һәм Тәтеш районнары буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләрнең районара күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге начальнигы Илсур Камбиев, тәтешлеләргә мөрәҗәгать итеп, – әлеге “коры” статистика сезне битараф калдырмас дип өметләнәбез. Исегездә тотыгыз, янгынны сүндерүгә караганда, булдырмавы җиңелрәк. Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренең һәм нормаларының гади таләпләрен үтәгез, шул чакта ут казасы сезне һәм сезнең йорт-җирегезне читләтеп үтәчәк. Янгын часте телефоннарын исегезгә төшерәм: 01, 2-51-92”. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев