Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Янгын куркынычсызлыгы" компетенциясе буенча Региональ чемпионат 2019-2020

Ворлдскиллс Россия чемпионаты кысаларында Тәтеш дәүләт гражданнарны яклау көллияте базасында "Янгын куркынычсызлыгы" компетенциясен тәкъдир итү башланды.

(Тәтеш, 21 ноябрь, "Тәтеш таңнары, Салима Арсланова). 20 ноябрьдә Региональ чемпионатны тантаналы ачу булды һәм беренче конкурс биремнәре башланды. Катнашучы командалар янгынга каршы инструктаж үткәрүдә үзләренең белемнәрен, осталыкларын һәм күнекмәләрен күрсәтергә, янгын куркынычсызлыгы таләпләренә туры китереп, предприятиенең янгын куркынычсызлыгын тәэмин итүдә норматив-хокукый актлар исемлеген төзергә, шулай ук биш төрдәге бина өчен янгын куркынычсызлыгы буенча инструкцияләр төзергә тиешләр иде.

Төшке аштан соң - яңа биремнәр: янгынга каршы инструктажларның биш төрен (кереш, беренчел эш урынында, кабат, планнан тыш, максатчан) уздыру (фокус өчен үткәрелә), сайлап алынган объект үзенчәлеген исәпкә алып, ярышлар өчен беренчел инструктажларның төзелгән программалары буенча (ярышлар вакытында төзелә).

Чемпионатның тантаналы ачылышы Татарстан Республикасы WorldSkills Россия чемпионатында катнашучыларны сәламләү белән башланып китте. Беренче булу җиңел түгел. Бу авыр һәм бер үк вакытта мактаулы да. Ворлдскиллс хәрәкәтенең чемпионат гаиләсенә «Янгын куркынычсызлыгы» компетенциясенең юлын без башлыйбыз. Бу өч чемпионат көненең ни дәрәҗәдә уңышлы узуына «Янгын куркынычсызлыгы» компетенциясен Ворлдскиллс Россиянең һәм алга таба - Дөнья чемпионатының төп компетенцияләре исемлегенә кертү-кермәү турындагы карар бәйле булачак.

Командаларның ярышларга әзерлеге турындагы рапортны кабул итү хокукы 133 Янгын сүндерү һәм коткару бүлеге башлыгы урынбасары Евгений Валерьевич Осокинга бирелде. 

Катнашучыларга сәламләү сүзе белән Осокин Е. В., Мәскәү шәһәренең Россия Федерациясе Герое В.М. Максимчук исемендәге янгын сүндерү-коткару техник көллиятенең белем бирү проектлары бүлеге мөдире, «Янгын куркынычсызлыгы» компетенциясе менеджеры Дмитрий Юрьевич Баранов, Тәтеш дәүләт гражданнарны яклау көллияте директоры, Татарстан Республикасының атказанган укытучысы Адаева Татьяна Юрьевна мөрәҗәгать иттеләр.

Көллияттә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм янгын куркынычсызлыгы белгечләре  белән тыгыз мөнәсәбәтләр урнашкан. Шушы өлкә хезмәткәрләре: Арсланов Илнар Илгизәр улы (баш эксперт), Ткаченко Антон Евгеньевич (баш эксперт урынбасары) һәм Гыйсматуллин Ринат Хәбибрахман улы, Дороднов Михаил Викторович, Мерзлов Александр Геннадьевич, Гомәров Фәнис Рамил улы бүгенге Региональ чемпионатта экспертлар сыйфатында  катнашалар.
Тантаналы төстә ант бирү чемпионатны ачуның традицион өлеше булып тора. "Янгын куркынычсызлыгы" компетенциясе буенча l Региональ чемпионатта
аны ярышларда катнашучы Денис Лукьянов һәм экспертлар исеменнән Илнар Илгизәр улы Арсланов җиткерде.

 

фото:  ГАПОУ "Тетюшский государственный колледж гражданской защиты

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев