Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Янгын сүндерүчеләр һәм коткаручылар ярышты

Тәтешнең гражданнарны яклау көллияте базасында “Яшь һөнәр ияләре” X Төбәк чемпионаты булды.

(Тәтеш, 1 декабрь, “Тәтеш таңнары”) Тантаналы ачылышта катнашучыларны һәм оештыручыларны уку йорты учреждениесе директоры ­Татьяна Адаева сәламләде. 

– Чемпионатта үзеңнең осталыкны һәм кү­нек­мәләрне күрсәтү – ул зур абруй, – дип билгеләп үтте ул. – Шунысы игътибарга лаек, бу юлы без “Коткаручылар эшләре” компетенциясе буенча 11-14 яшьтәгеләрне беренче тапкыр кабул итәбез. 

Чемпионатны ­ачуда катнашкан Баш­корт­стан­ның авария-коткару хезмәте начальнигы, РФның атказанган коткаручысы, полковник Владимир Темашев болай диде:
– Үзебезнең республикада без мәгариф учреждениесе базасында “Техник-коткаручы” профиле буенча белгечлекне булдыруга әле керештек кенә. Тәтешкә без ярышлар уздыру тәҗрибәсен туп­лау өчен килдек. 

Безнең гражданнарны яклау көллияте курсантлары “Янгын куркынычсызлыгы” компетенциясе буенча 16-22 яшьлекләр категориясендә катнашты, 11-14 яшьтәге мәктәп укучылары “Коткару эшләре” компетенциясендә үз­ләрен беренче тапкыр сынадылар. Ярышта катнашырга безгә Казаннан, Биләрдән, Васильеводан, Затоннан балалар килде.

Ярышларда катнашучылар төрле модуль­ләр буенча биремнәр үтә­­­­де­ләр, квалификацияле экс­­пертларга үзләренең һөнәри осталыкларын күрсәттеләр. Төбәк чемпионаты мәй­данчыкларын­да эшләү, “Ворлдскиллс” стандартлары буенча хөкемдарлыкның югары дәрәҗәсен тәэмин итү өчен бәйсез экспертлар чакырылган иде. Чемпионатны уздыруда баш экспертларга волонтерлар бик зур ярдәм күрсәтте.

Барлык ­конкурсантлар да, алар фикеренчә, җа­ваплы ярышларга тырышып әзерләнгәннәр. 

Районыбызның Нармонка урта мәктәбе һәм өстәмә белем бирү үзәге яшүс­мер­ләре ­чемпионатта ­бе­ренче тапкыр катнаштылар.

– Без барыбыз да туристлык берләшмәсенә йөри­без, – дип уртаклаштылар өстәмә белем бирү үзәге ко­мандасы вәкилләре. – Ә туристларга коткаручылар булырга кирәк. Безгә “лабиринт” биреме иң катлаулысы булып тоелды, ябык мохиттә эшләү җиңел тү­гел. Безнең беренче тәҗрибә башка ярышларда да ярдәм итәр, дип ­уйлыйбыз.

Төбәк чемпионаты нә­тиҗәләре буенча ТРның җыелма командасы оештырылачак, ул Саранскида узачак Бөтенроссия Чем­пионатының сайлап алу ярышларында һәм финалында республикабыз ­данын яклаячак.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев