Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Янгынга каршы аерым тәртип гамәлдә

Татарстанда 26 апрельдән 16 майга кадәр янгынга каршы аерым тәртип гамәлдә.

Исегезгә төшерик, янгынга каршы аерым тәртип гамәлдә булган вакытта корыган үләннәрне һәм чүп-чарны теләсә ничек ягу тыела. Янгын куркынычлыгы вакытында шулай ук торфлы җирләрдә һәм ясалма мангалларда учак кабызу, учакны күзәтүсез калдыру тыела. Моннан тыш, татарстанлыларга ризыкны мангалда һәм урман белән чиктәш территорияләрдә ачык утта әзерләүне тыйдылар. Шашлыкны дачада бары тик җилсез һава торышы булганда гына әзерләргә рөхсәт ителә. Мангал корылмадан 6 метр ераклыкта торырга, ә янында чиләк белән су булырга тиеш. Пиротехникаларны һәм кытай фонарьларын куллану шулай ук тыела. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев