Җәмгыять
Ә янәшәдә – юл
Тәтештә, Горький урамына, ашлык кабул итү предприятиесе каршына, футбол уйнар өчен һәр көнне диярлек тирә-яктан малайлар җыела. Без килгәндә дә алар әлеге мавыктыргыч уеннары белән шөгыльләнә иде.
Аралашудан ачыкланганча, алар биредә дүртенче ел туп тибәләр икән, куркыныч булуын да аңлыйлар - янәшәдә машиналар йөри торган юл, әмма малайлар өчен башка чара юк. Ата-аналар, әлбәттә, саграк булыгыз дип кисәтәләр, ләкин... "Көпчәк астына кереп инде өч туп ярылды. Без юлга йөгереп чыкмаска тырышабыз. "Барс" һәм татар мәктәбе янында мәйданчык бар, әмма анда кадәр ерак, ә якын тирәдә мондый тигез, үләнле җир юк", - диләр яшь футболчылар.
Людоговкада яктыртылган мәйданчык барлыкка килсә, сөенечле күренеш булачак, бәлки, тиздән ул төзелер дә. Ә әлегә гадәти генә коймалап алу да балаларны хәвеф-хәтәрдән саклар иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев