Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Янәшәсеннән узып китеп булмый. сабыйлар бик канәгать

Балалар мәйданчыгында уйнау һәр сабый өчен – ял итүнең һәм саф һавада ләззәтләнүнең иң яхшы ысулы.

(Тәтеш, 2 июль, "Тәтеш таңнары"). Тәтешнең Свердлов урамында (Октябрьгә 50 ел һәм Ворошилов урамнары арасында) бик матур уен һәм спорт шәһәрчеге барлыкка килде.
Анда яңа җайланмалар урнаштыру буенча эшләр тәмамланды.

Нәтиҗәдә уңайлы ­заманча уен комплексы барлыкка килде, ул шактый иркен һәм сабыйларның йөгереп хәрәкәт итүе өчен җайлаштырылган. Мәйданчык аттракционнар: таучыклар, таганнар, үз җаең белән тибрәлү җайланмалары белән тулыландырылган.
“Конструкцияләрнең барысы да куркынычсыз, нык, табигый чиста материалдан ясалган, – дип белдерде Тәтешнең шәһәр башкарма комитетының эшләр белән идарә итүчесе Фәрит ­Гарифуллин. – Аттракционнар шәһәрлеләрнең үзара салым ­акчасына сатып алынды”.
“Шәһәрдә көннән-көн төзек­ләндерү эшләре алып барыла. Без әле анда, әле тегендә ниндидер яңа әйберләр күрәбез – бу ничек сөендермәсен.

Районыбыз җитәкчелеге бала­ларның матур ял итүен оештыруга зур игътибар бүлеп бирүе, әлбәттә инде, шатландыра.

Безнең шәһәрдә мондый уен комплексы юк иде әле, хәтта без, өлкәннәр дә, янәшәдән узып китә алмыйбыз, ул кызыктыргыч, ә сабыйлар хакында әйтеп тә торасы түгел – алар хозурлана, чөнки бу алар өчен уйнарга, яшьтәшләре белән аралашырга, башка сабыйлар белән танышырга мөмкин булган яраткан урын, – дип уртаклаша Көньяк микрорайонда яшәүче хатын-кыз. – Мәйданчыкны яңартып төзекләндерүдә ни­кадәрле акча, ничаклы хезмәт кертелүен без күрәбез. Территория дә тәртипкә ки­терелгән, үләнне чапканнар, барысын да яңартканнар. Бер сүз белән әйткәндә, безнең сабыйларга чын матурлык, җәннәт! Тәтешлеләр, аеруча да яшьләр, безнең барыбыз өчен дә: сабыйларга да, яшьләргә дә, без, өлкәннәргә дә эшләнгән бар нәрсәгә сакчыл карарлар, дип өметләнәбез”.

Исегезгә төшерик, район башлыгы Рәмис Сафиулловка гәҗит укучыбыз алдарак балаларның уен мәйданчыгын тизрәк яңарту үтенече белән мөрәҗәгать иткән иде. Рәмис Хатыйп улы ул чакта социаль челтәрдәге “Тәтеш таңнары” төркемендә видео аша районда яшәүчеләргә җавап биреп, мәйданчыкны җәйгә яңартачакларын әйткән иде. Әйтелде – башкарылды. Төзекләндерү буенча эшләр дәвам итәчәк.   
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев