Ярты гасырдан соң очрашу
“Авангард” газетасы редакциясенә Раиса Волковадан хат килде. Ул 1973 елда Килдеш сигезьеллык мәктәбен тәмамлаучыларның 49 елдан соң очрашулары турында сөйләде.
(Тәтеш, 3 август, “Тәтеш таңнары”).
– Без кабат балачак мизгелләрен тояр өчен бергә җыелдык, – дип яза уку йортының элекке педагогы, хәзерге вакытта Самара өлкәсендә яшәүче Раиса Волкова. – Сыйныфтагы 19 кешенең барысы да җыела алмаса да, очрашуыбыз шатлыклы һәм онытылмаслык булды. Мине сыйныф җитәкчесе буларак чакырдылар. Мәктәп укучыларын түгел, ә әбиләр һәм бабайларны күрү гадәтләнелмәгәнчәрәк булды. Минем беренче укучыларым – ул беренче мәхәббәт кебек, беркайчан да онытылмый. Аларның берсенең генә дә ялгыш юлдан китмәвенә мин ихластан сөенәм. Барысы да эшләделәр, тормышта уңышларга ирештеләр, балалар үстерделәр һәм тәрбияләделәр, ә хәзер – оныкларына сөенеп туя алмыйлар.
Очрашуны Раиса Лавинская (Поселкина) белән Валентина Ефремичева (Волкова) оештырды. Ирле-хатынлы Татьяна һәм Петр Акимовлар аларның беренче ярдәмчеләре һәм иганәчеләре булды.
Укытучыларны, мәктәп елларындагы күңелле хәлләрне, сәяхәтләрне, җырларны искә төшердек... Барысы да балачакка кайтып килде, ә мин – яшьлеккә.
Кадышлылар иксез-чиксез илебезнең төрле җирләрендә яшиләр. Ләкин кайда гына булсак та, туып-үскән, укыган, буй җиткән урыннарны, үзебезнең тамырларны һәрчак белергә тиешбез. Әгәр кемгә дә булса кыен, ямансу була икән, яшәр өчен кабат көч җыярга туган ягыгызга кайтыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев