Йөз торышы һәрвакытта шома булып күренсен өчен, һәрбер иртәдә тирене чистартканнан соң, аңа массаж ясагыз.
Маңгайны уртадан чигәгә кадәр имән һәм уртанчы бармак белән тигез итеп ышкыгыз.
Күз төбендәге "капчыкларны" бетерер һәм тирене тарттыру өчен, битне чигәләрдән борын тишекләренә кадәр түгәрәк рәвешендәге хәрәкәтләр ясап майлагыз.
Йокы туйган һәм ял иткән булып күренер өчен, күзләрнең эчке почмакларына бармак "мендәрләре" белән басыгыз.
Авыз тирәсендәге җыерчыкларга каршы бармак очлары белән астан өскә таба авыз почмаклары буйлап акрын гына үтегез.
Муенны бары тик уч төбенең кире ягы белән "сыпырырга" да мөмкин: уңы белән - сул якны һәм сул кул белән - муенның уң ягын.
Көчле "угаламыйча", һәрбер процедураны 10шар тапкыр кабатлагыз. Массаждан соң биткә бераз дымландыргыч крем сөртегез.
Нет комментариев